ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 19 июненнән “Казан ярминкәсе” ААҖтә «Мәгариф, фән һәм җитештерү. Үсеш стратегиясен һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыру инструменты буларак  яңа технологияләр - 2020» халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчелегендә уза. Конференциянең максаты – инновация өлкәсенең төп тармаклары – мәгариф, фән һәм җитештерүне бертигез  үстерү тәкъдимнәре турында фикер алышу һәм аның механизмнарын булдыру, аларны Россия икътисадын модернизацияләү процессына җәлеп итү. 

2012 елның 19 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыять территориясендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 12 нче  халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка» 7 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстанның  эре машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.


15
июнь, 2012 ел
җомга
2012 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов  Словениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ада Филип – Сливник ханым белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Словения арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестиция өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында АТЭС илләре форумының Казан шәһәрендә узган чвараларына багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры А.Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А. Шәмсиев, журналистлар катнашты.  


8
июнь, 2012 ел
җомга

2012 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында "Яңа Тура" технополисы төзелешенә нигез салынды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Р. Моратов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Биредә шулай ук объект проектының презентациясе үткәрелде һәм "Яңа Тура" технополисы" инвестицияле проектын гамәлгә ашыру турында шартнамәгә кул куелды.


7
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Интермебель" һәм "Агач эшкәртү" күргәзмәләрен оештыручыларны һәм анда катнашучыларны котлады.

6
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

2012 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Рашат Фәттахов Мәскәү өлкәсе телеканалының “Игътибар  үзәгендә” тапшыруына интервью бирде. Әңгәмә Татарстан Республикасы һәм  Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә  хезмәттәшлек итү турындагы агымдагы елның мартында имзаланган Хөкүмәтара килешү нигезендә хезмәттәшлек итүнең перспектив яклары турында барды.     


5
июнь, 2012 ел
сишәмбе

6 һәм 7 июнь көннәрендә  V Россия-Япония инвестиция форумы узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Япониянең икътисад һәм сәнәгать министры Эдано Юкио әфәнде, Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Генрихович Савельев, Россия регионнарының дәүләт хакимияте органнары һәм Япония префектуралары вәкилләре, эре корпорацияләр, Россия һәм Япония компанияләре җитәкчеләре катнашачак.


31
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләүне үткәрде, Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең өметле юнәлешләрен билгеләп үтте.
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зариповның Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында ясаган чыгышы тезислары
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрмәтле Зафер Чаглаян! Хөрмәтле форум кунаклары!
Сезгә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясен һәм Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең өметле юнәлешләрен тәкъдим итәргә рөхсәт итегез.
Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2011 елда 794 млн. АКШ доллары (экспорт – 563,3 млн. долл., импорт – 230,8 млн. долл.) тәшкил итте.
Әлеге Эшлекле Форум ике республика арасында ике як өчен дә файдалы үзара хезмәттәшлекне ныгытыр өчен җитди нигез булыр һәм тышкы сәүдә әйләнеше күләмен тагын арттырыр дип уйлыйм.

30
май, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 31 маенда Стамбул шәһәрендәТатарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумы булачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясенең Төркиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе В. Ивановский, Төркиянең икътисад министры Зафер Чаглаян катнаша. Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе И.Мөфлиханов, “Махсус икътисадый зоналар” ААҖ генераль директоры О. Костин, Төркиянең “Тускон” Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар конфедерациясе рәисе Р. Мерал, Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары предприятиеләре җитәкчеләре, Төркиянең автокомпонентлар эшләп чыгару кластеры, агач эшкәртү, җиһаз һәм җиңел сәнәгать компанияләре вәкилләре катнашачак.
Эшлекле форум кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов республиканың сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясе үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International