«Яңа Тура» технополисы – хосусый эшчәнлек һәм дәүләт партнерлыгы

2012 елның 8 июне, җомга

2012 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында "Яңа Тура" технополисы төзелешенә нигез салынды. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры беренче урынбасары Р. Моратов, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Әхмәдиева, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Биредә шулай ук объект проектының презентациясе үткәрелде һәм "Яңа Тура" технополисы" инвестицияле проектын гамәлгә ашыру турында шартнамәгә кул куелды.

Мәгълүмат өчен:

"Яңа Тура" – дәүләт ярдәме белән  инвесторлар акчасына төзелә торган беренче технополис. Инвесторлар – Brack Capital Real Estate Россия һәм инвестфонд FGN Capital,  технополисның беренче чиратына 5 млрд. сум акча кертергә сүз куешты. Инвестицияләрнең гомуми күләме 9 млрд. сум булачак, ул 7 елда үзен акларга тиеш.

Проект Татарстан Республикасы Зеленодольск районы һәм Казан шәһәре чикләрендә, 250 гектар мәйданда төзелә. 2012-2013 елларда бу территориядә сафка басачак объектларның гомуми мәйданы 150 мең кв. метр тәшкил итәчәк.

Технополис территориясендә Халыклар дуслыгы йорты, 200 урынлы отель, сәүдә павильоннары, ике машинага исәпләнгән янгын куркынычсызлыгы бүлеге, шулай ук 6688 машина өчен машина кую урыны  булачак.

Технополисның төп резедентлары – «Идел буе сервис һәм сәүдә үзәге" ҖЧҖ (күпләп, ваклап сату), Фәнни-мәгариф үзәге һәм Мәдәниятара коммуникацияләр үзәге һ.б.

"Яңа Тура" технопаркы территориясендәге фән-мәгариф кластерының төп максатларының берсе сәүдә, сервис һ.б тармаклардагы мәсьәләләрне хәл итү булачак. Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан) һәм аның технопарк территориясендәге  инвестицияле кече предприятиеләре биредәге предприятиеләргә заманча фәнни казанышларны кертү белән шөгыльләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International