6 һәм 7 июнь көннәрендә V Россия-Япония инвестиция форумы узачак. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Япониянең икътисад һәм сәнәгать министры Эдано Юкио әфәнде, Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Генрихович Савельев, Россия регионнарының дәүләт хакимияте органнары һәм Япония префектуралары вәкилләре, эре корпорацияләр, Россия һәм Япония компанияләре җитәкчеләре катнашачак.
Форумның максаты – Россия һәм Япония арасында сәүдә-икътисад һәм инвестиция хезмәттәшлеген үстерү.
6 июньдә әлеге чара кысаларында автомобиль, төзелеш, медицина һәм фармацевтика сәнәгате, энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, шулай ук банк эшчәнлеге һәм финанс өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр эшләячәк.
7 июньдә Япониянең бизнес даирә вәкилләре “Алабуга” махсус икътисадый зонасы һәм “КАМАЗ” ААҖ белән танышачак.
Мәгълүмат өчен:.
2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Япония арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 101,3 млн. доллар тәшкил итте.