2012 елның 19 июненнән “Казан ярминкәсе” ААҖтә «Мәгариф, фән һәм җитештерү. Үсеш стратегиясен һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыру инструменты буларак яңа технологияләр - 2020» халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җитәкчелегендә уза. Конференциянең максаты – инновация өлкәсенең төп тармаклары – мәгариф, фән һәм җитештерүне бертигез үстерү тәкъдимнәре турында фикер алышу һәм аның механизмнарын булдыру, аларны Россия икътисадын модернизацияләү процессына җәлеп итү.
Конференцияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “КАМАЗ” ААҖ, Daimler AG, СП Ford Sollers, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, А. Н. Туполев исемендәге Казан техник милли тикшеренү университеты - КАИ (КНИТУ - КАИ), Казан технологик милли тикшеренү университеты (КНИТУ) һ.б. оештыра.
«Мәгариф, фән һәм җитештерү. Үсеш стратегиясен һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыру инструменты буларак яңа технологияләр - 2020»халыкара фәнни-гамәли конференция ПРОГРАММАСЫ
КОНФЕРЕНЦИЯ ТЕМАСЫ
Конференция темасы Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы икътисадларын модернизацияләү стратегиясен гамәлгә ашыруның мәгарифкә, фәнгә һәм җитештерүгә бәйле проблемаларын комплекслы хәл итүне уйлап табу һәм аны гамәлгә ашыру зарурлыгын чагылдыра.
Конференциядә секцияләр эшли.
A секциясе МӘГАРИФ, ФӘН ҺӘМ ҖИТЕШТЕРҮ. МОДЕРНИЗАЦИЯЛӘҮ СТРАТЕГИЯСЕ-2020
1. Технологик лидерлык нигезләре буларак мәгариф һәм фән
2. Инновация инфраструктурасын үстерү һәм инновацияле проектларны коммерциячел итү мәсьәләләре
3. Машина төзелешендә бүгенге проблемалар
4. Приборлар төзү һәм мәгълүмат технологияләре
B секциясе БСО ШАРТЛАРЫНДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘНӘГАТЕ
1. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү – сәнәгатьне модернизацияләү өчен этәргеч
2. Россиянең БСО керүенең тискәре күренешләрен минимальләштерү өчен дәүләт ярдәме чаралары
3. Техник җайга салу, стандартлар, сертификация
4. Эчке базарны яклау чараларын камилләштерү
5. Икътисадны модернизацияләүдә махсус икътисадый зоналарның роле
C секциясе ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР, ИННОВАЦИЯЛЕ ҖИТЕШТЕРҮ
1. Автомобиль төзелешендә яңа технологияләр
2. Машина төзелешендә алдынгы технологияләрне кертү инструменты буларак инженерлык үзәкләре һәм компетенция үзәкләре
3. Сакчыл җитештерүдә оештыру-идарә технологияләре
4. Машина төзелешендә аутсорсинг һәм субконтрактинг
ЧАРАЛАР ПРОГРАММАСЫ
10.00 – 11.00 Конференциядә катнашучыларны теркәү (Бизнес-үзәк, фойе)
11.00 – 12.40 Пленар утырыш (Бизнес-үзәк , зур конференц-зал)
12.40 - 12.50 Коммерциячел булмаган партнерлык төзү турында Килешүгә кул кую (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал )
12.50 – 13.05 «Күргәзмәнең иң яхшы продукты» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал).
13.05– 14.00 Төшке аш (төп павильон, түгәрәк зал, банкетлар залы)
14.00 – 16.30 Секцияләр эше
15.30 – 16.00 Кофе-брейк
16.30 – 17.00 Конференциягә йомгак ясау һәм конференция карарын кабул итү (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал)