ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Мамадыш районының Җөри авылында уздырылган Питрау бәйрәмендә катнашты. Әлеге чарага Татарстан, Башкортостан, Удмуртия һәм Чиләбе өлкәсеннән күп кунаклар килгән иде.

13
июль, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов металлургия тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Металлурглар көне белән тәбрик итте:
“Хөрмәтле металлургия тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре! Бүген Татарстан һәм Россия икътисадларын металлургия продукциясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Машина төзелеше сәнәгатенең нигезен тәшкил итә торган әлеге тармак сәнәгать үсешенең динамикасын, сыйфатын чагылдыра, республика һәм ил икътисадларын ныгытуга зур өлеш кертә.
2012 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшчәнлекләрен реструктуризацияләү һәм модернизацияләү белән шөгыльләнүче оешмаларның инвестиция проектларын һәм гаризаларын карау һәм бәяләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы уздырылды. Утырышта «А.М.Горький ис. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Радиоприбор» ААҖ, «Серго ис. завод» ҖБ» ААҖ, «Кварт» ЯАҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ һ.б. предприятиеләрнең һәм оешмаларның инвестиция проектлар уңышлы дип табылды.
12 июльдә Майкоп шәһәрендә ( Краснодар крае) 2012 елгы "Ефәк юлы" төгәлләнде. Раллида экипажлар 3500 километрдан артыграк юл узды. Айрат Мәрдиев җитәкчелегендәге "КАМАЗ" экипажы җиңү яулады. Икенче урынга "MAN" автомобилендә Петер Верслуис экипажы чыкты. Өченче урынны – "КАМАЗ" автомобилендә Антона Шибалов экипажы алды. Чаллының "КАМАЗ-Мастер" командасы составында Эдуард Николаев, Айрата Мәрдиева, Антон Шибалов, Дмитрий Сотников, Сергей Куприянов бар иде. Казахстанның "Астана" командасы да "КАМАЗ" автомобилендә көч сынашты.

12
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
12 июльдә Екатеринбург шәһәрендә сәнәгать буенча координация советының III утырышы булды. Ул «Сәнәгать предприятиеләре эшчеләрен һәркем ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү проблемалары һәм аларны чишү юллары"на багышланды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович үткәрде. Совет эшендә Торак төзелешен үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Александр Браверман, Россия регионнарының сәнәгать министрлары, эре банклар, инвесторлар һәм төзүчеләр вәкилләре катнашты.

5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе
5 июльдә "Сакчыл җитештерү" методикасын кертү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышы булды. Әлеге төркемнең составы зурайды. Бирегә яңа әгъзалар – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ИЭУП, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, Казан милли технология университеты, "Казан вертолет заводы"ААҖ, "Серго ис. завод" ААҖ, "Казан электротехника заводы" вәкилләре чакырылды.
Утырышта беренче яртыеллык эш йомгаклары хакында мәгълүмат, хисаплар тыңланды. Утырыш ахырында халыкара танылган Лин-оешма – Кайдзен Институты презентациясе булды. Әлеге оешманың Россиядәге бүлеге директоры Андрей Гавриченков кайдзен-менеджерлар әзерләү хакында, җитештерү системалары аудиты һәм аларны сертификацияләү мөмкинлекләре, Лин-практиклар әзерләү һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләрдә эталон мәйданнары булдыру хакында сөйләде, эшче төркем утырышында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2012 елның 28  июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» белән берлектә  2013 елгы Универсиада кунакларына һәм анда катнашучыларга хезмәт күрсәтәчәк җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар  уздырылды.  Әлеге чарада  «Тест-Татарстан» Республика сертификация-методика үзәге» җитәкчеләре һәм белгечләре,  Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең “Хәләл” стандарты  комитеты җитәкчесе чыгыш ясады. Чираттагы мондый семинар июль-сентябрь айларында  оештырылачак.


27
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы һәм Приморье крае арасында сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне үстерү турында Килешүне гамәлгә ашыру максатларында  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2011 елның 3 декабрендәге 2256-р номерлы Йөкләмәсе нигезендә, 2012 нче елгы Федераль Сабантуйны Владивосток шәһәрендә уздыру турында карар кабул ителде.


21
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

20-22 июньдә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге делегация XVI Петербург халыкара икътисад форумында катнаша. Делегация составында  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Кәбиров Руслан Харис улы да бар.


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

2012 елның 20 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыятендә  “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан-2012” халыкара күргәзмәсе кысаларында “Зеленодольск проектлау конструкторлык бюросы” ААҖ һәм “АВЕВА” компаниясе арасында контракт документларына имза салыначак. Әлеге вакыйга ике як өчен дә җитди адым булып тора, шартнамә күләме  100 млн. сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International