Татарстан Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек – “Игътибар үзәге”ндә

2012 елның 6 июне, чәршәмбе

2012 елның 6 июнендә Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Рашат Фәттахов Мәскәү өлкәсе телеканалының “Игътибар  үзәгендә” тапшыруына интервью бирде. Әңгәмә Татарстан Республикасы һәм  Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә  хезмәттәшлек итү турындагы агымдагы елның мартында имзаланган Хөкүмәтара килешү нигезендә хезмәттәшлек итүнең перспектив яклары турында барды.     

Мәгълүмат өчен:

2012 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнехановның Мәскәү  өлкәсенә визиты кысаларында  Татарстан Республикасы һәм  Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә  хезмәттәшлек итү турында Хөкүмәтара килешүгә кул куелды.

2011 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы һәм Мәскәү  өлкәсе арасында  регионара товар әйләнеше 35 млрд. доллар тәшкил итте.  Мәскәү  өлкәсе территориясендә “КАМАЗ” ААҖ сервис һәм дилерлык челтәре эшли. Узган ел предприятие бу өлкәгә 1215 берәмлек автомобиль техникасы озатты. “Алабуга автомобиль заводы” ААҖ 1,3 млрд. сумлык трактор һәм махсус техника сатты. Шулай ук биредә “Татнефть” ААҖнең киң челтәре урнашкан.

Татарстан Республикасы һәм Мәскәү  өлкәсе арасында хезмәттәшлек «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ, «Казаноргсинтез» ААҖ, «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖ һ.б тарафыннан гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International