Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләү. Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре

2012 елның 31 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалын презентацияләүне үткәрде, Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең өметле юнәлешләрен билгеләп үтте.
Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зариповның Татарстан-Төркия сәүдә-инвестиция форумында ясаган чыгышы тезислары
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрмәтле Зафер Чаглаян! Хөрмәтле форум кунаклары!
Сезгә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентациясен һәм Татарстан-Төркия хезмәттәшлегенең өметле юнәлешләрен тәкъдим итәргә рөхсәт итегез.
Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы һәм Төркия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2011 елда 794 млн. АКШ доллары (экспорт – 563,3 млн. долл., импорт – 230,8 млн. долл.) тәшкил итте.
Әлеге Эшлекле Форум ике республика арасында ике як өчен дә файдалы үзара хезмәттәшлекне ныгытыр өчен җитди нигез булыр һәм тышкы сәүдә әйләнеше күләмен тагын арттырыр дип уйлыйм.
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘНӘГАТЕ

Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россиянең ун лидер төбәге арасына керә. 2011 елда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты күләме 42,5 млрд. доллар тәшкил итте, бу 2010 ел белән чагыштырганда 104,6%.
Республиканың сәнәгать структурасында төп урынны файдалы казылмалар чыгару (28%), машина төзелеше (23%), химия производствосы (15%), нефть продуктлары җитештерү (12%) алып тора.

Икътисадны формалаштыру һәм аның үсеше кластер кысаларында гамәлгә ашырыла. Бүген Татарстан Республикасында түбәндәге кластерлар гамәлдә:
• нефть-газ химиясе,
• автомобиль төзелеше,
• энергетика,
• IT- кластер.

НЕФТЬ-ГАЗ ХИМИЯСЕ КЛАСТЕРЫ
Татарстан Республикасында ел саен 32 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла (шул исәптән 25 млн. тоннадан артыгы – “Татнефть” ААҖ тарафыннан). Кластерда төп катнашучылар – “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексын да кертеп, һәм “ТАИФ” төркеме (“Түбән Кама нефть химиясе”, “ТАИФ НК”, “Казаноргсинтез” акционер җәмгыятьләр).
Бүген республикада 14 млн. тонна нефть эшкәртелә. Нефтьне һәм нефть продуктларын тулысынча эшкәртү нәтиҗәсендә машина төзелешендә, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә автокомпонентлар җитештерү өчен файдаланыла торган яңа материаллар эшләп чыгарыла. Бу – полипропиленның һәм полиэтиленның яңа төрләре, полиуретан һәм пенополиуретан, поликарбонат, композит материаллар, киләчәктә исә – АБС-пластика материаллары.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кысаларында республикада химия һәм нефть химиясе өлкәсендә 3 инновацияле, индустрия мәйданчыклары – “Химград” технополисы, “Кама Аланы”, М7 индустрия парклары оешты.
“Химград” технополисы актив үсүче мәйданчыкларның берсе. 4 ел эчендә аның территориясендә 170 резидент компания барлыкка килде, алар 2011 елда гомуми күләме 270 млн.долларлык продукция эшләп чыгарды.

Мөмкинлектән файдаланып, Төркия Республикасыннан форумда катнашучы коллегаларга Татарстанны тәкъдим итүче компанияләр вәкилләре белән полимерлар һәм композит материаллар өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча сөйләшүләр алып барырга тәкъдим итәм.

АВТОМОБИЛЬ ТӨЗЕЛЕШЕ КЛАСТЕРЫ
2012 елда Россия Федерациясендә 105 мең, шул исәптән Татарстанда 50 мең йөк авто-мобиле җыелачак. 2015 елга кадәр бу саннар, 2011 ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр артырга тиеш. КАМАЗның тирә-юнендә Россиянең эре автомобиль предприятиеләре урнашуын истә тотканда, автомобиль төзелеше предприятиеләрен урнаштыру өчен Татарстанның бик уңайлы территория икәнен күрәбез. Татарстан Республикасының «КАМАЗ», «Форд-Соллерс», «ЕлАЗ» акционер җәмгыятьләре – автомобиль кластерында катнашучы иң эре предприятиеләр.
Хәзерге вакытта КАМАЗ акционерлары 2020 елга кадәр предприятиенең озак сроклы стратегик үсеш программасын расладылар. Бу предприятиегә инвестицияләрнең гомуми күләме 430 млн. доллар тәшкил итә. КАМАЗ белән «Daimler», «Cummins», «ZF», «Knorr Bremse» дөньякүләм компанияләре һәм башкалар хезмәттәшлек итә. Автомобиль кластеры эре һәм кече бизнес партнерлыгы принципларында гамәлгә ашырыла. Моның матур мисалы –Кама Аланы индустрия паркы “Мастер”. Аның мәйданчыкларында (300 мең кв.м) 190га якын кече урта компания эшли, алар өчен бизнесның уңай шартлары тудырылган. Шул ук вакытта КАМАЗ – республика машина төзелешенең иң саллы предприятиесе – бу предприятиеләр җитештергән продукцияне төп сатып алучы да.
Автомобиль кластеры кысаларында республикада узган елдан Форд маркалы автомобильләр җитештерү буенча«Форд» һәм «СОЛЛЕРС» компанияләре арасында перспективалы проект гамәлгә ашырыла башлады. Уртак предприятиегә инвестицияләр күләме 2020 елда 2 млрд. 400 млн. доллар тәшкил итәчәк. Биредә автомобильләрнең 6 яңа моделен эшләп чыгару; елына 177 мең җиңел автомобиль һәм микроавтобуслар җитештерү күздә тотыла. Двигательләр һәм җыю-штамплау производстволары “Алабуга” махсус икътисадый зонасында урнашачак. Бизнесны оештыру шартлары һәм бирелә торган преференцияләр турында тулырак итеп коллегаларыбыз Костин һәм Онур Гювен әфәнделәр сөйләр.
Соңгы вакытта Россия Федерациясендә нефть-газ химиясе комплексына, юл төзелешенә, авыл хуҗалыгына һәм башка тармакларга ярдәм чаралары билгеләнде.Татарстанның машина төзелеше предприятиеләре бу программаларда актив катнаша. «КМПО», «Казан компрессормаш», «ЕлАЗ», «Татэлектромаш» акционер җәмгыятьләре конкурентлыкка сәләтле техника – компрессорлар, нефть, газ чыгару предприятиеләре өчен энергетика җайланмалары һәм җиһазлары җитештерә.
Республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә юл-төзелеш, коммуналь һәм икътисадның төрле тармаклары өчен башка махсус техника җитештерелә. Автомобиль төзелеше, автокомпонентлар, махсус техника җитештерү тәҗрибәсе төрек коллегаларга тематик форумнар уздыру барышында берничә тапкыр күрсәтелде инде. Бу өлкәдә хезмәттәшлек итү ике ил өчен дә файдалы булыр дип ышанам.

ЭНЕРГЕТИКА КЛАСТЕРЫ
Бу өлкәдә бизнес белән шөгыльләнү өчен төп шарт – аның сыйфатлы энергия чыганаклары белән тәэмин ителгән булуы. Татарстан энергетикасы республиканың электр һәм җылылык энергиясенә булган ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә. Елына 23,6 млрд. к/¬сәгать электр энергиясе, 30 млн Гкал җылылык энергиясе табыла.
Республикада энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе 2020 елга кадәр расланган максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында хәл ителә. Төрек коллегаларыбызның бу өлкәдәге тәҗрибәсе безнең өчен республика проектларын тормышка ашырганда куллану җәһәтеннән кызыклы. Мәсәлән, «Кастамону Итегрейтед Вуд Индастри» белән уртак проект (МДФ, ДСП, ОСБ плитәләр җитештерү заводы төзү) энергияне сак тотуның яңа технологияләрен куллануны күздә тота.

IT- КЛАСТЕР
Республика актив рәвештә үз инновация системасын булдыра. Бүген ул 8 бизнес-инкубаторны, 9 технопаркны, 5 индустрия паркын, «Химград» технополисын, «Алабуга» махсус икътисадый зонасын үз эченә ала.
Югары технологияләр өлкәсендәге иң эре технопаркларның берсе «IT-ПАРК» Казанда 2010 елда барлыкка килде. Бүген аның территориясендә 80 компания эшли.
Республиканың машина төзелеше предприятиеләренә сыйфатлы мәгълүмат хезмәте күрсәтү максатыннан, Чаллы шәһәрендә икенче «IT-ПАРК» төзелә, ул 23 мең кв.м. мәйданны били.
Төркиядә технопарклар челтәренең зур үсеш алганын беләбез. Бу уңайдан безгә алар тәҗрибәсен белү кызыклы.
МӘГАРИФ
Республика икътисадының барлык секторлары өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Республикадагы 80 вузда 200 дән артык студент белем ала. Узган елдан 2015 елга кадәр чорга Мәгарифне үстерү стратегиясе гамәлгә ашырыла.
Ике республика арасында мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү нигезендә, Төркиядә Татарстаннан 100 студент укый, Татарстан Республикасында исә 50 Төркия студенты белем ала. Кадрлар әзерләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү дәвам итәр дип уйлыйбыз.
СПОРТ, УНИВЕРСИАДА

Татарстан Республикасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга, сәламәт яшәү рәвешен булдыруга һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелә. Болар бәрабәренә республикада гомер озынлыгы 71 яшькә кадәр артты.
Бүген республикада 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнү төгәлләнеп килә. Бу уеннарда 170 илдән 15 мең спортчы катнашачак.
Шулай ук республикада 2015 елда су спорты төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак.
Быел футбол буенча Россия кубогын Казан клубы “Рубин” алды, монда Төркия спортчысы Караденизның да өлеше зур. Киләчәктә дә республикада үткәрелә торган спорт ярышларында Төркия спортчыларын күреребез дип өметләнәбез.
МӘДӘНИЯТ ҺӘМ ТУРИЗМ
Татарстан һәм Төркия республиклары җитәкчеләре ярдәме белән ике халык арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре ныгый бара. Мәсәлән, узган елның сентябрь аенда Тарсус шәһәрендә Габдулла Тукай бакчасы ачылды, республикаларыбызның иҗат коллективлары Нәүрүз бәйрәме, төрле фестивальләр, форумнар, Халыкара мәдәният көннәре һәм башкаларда актив катнаша. Болар барысы да ике республика арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйли.
Республикада уңайлы логистика схемалары барлыкка килә. Атнага 4 тапкыр “Казан” халыкара аэропортыннан Стамбул шәһәренә даими рейслар, атнага 6 мәртәбә Бигеш аэропортыннан Анталия шәһәренә чартер рейслары оча. “Татарстан” авиакомпаниясен һәм Төрек авиалинияләрен уртак үстерү меморандумын имзалау эшкуарлар һәм туристлар өчен логистика хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртыр дип уйлыйм.
ТӨРКИЯ РЕСПУБЛИКАСЫ БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция потенциалына багышланган презентацияне тәмамлап, эшчәнлекнең төрле тармакларында ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләренә тукталасым килә:
машина төзелеш өлкәсендә:
• «КАМАЗ», «Форд Соллерс» компаниясе һәм Татарстанның машина төзелеше предприятиеләренең Төркия компанияләре белән хезмәттәшлеге;
нефть һәм нефть химиясе тармагында:
• Татарстан Республикасыннан читтә нефть һәм газ эзләү, чыгару өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырганда «Calik Enerji» компаниясен «Татнефть» ААҖ партнеры сыйфатында җәлеп итү;
• Татарстан Республикасында җитештерелә торган полимерларның һәм композит материалларның яңа төрләрен кулланучы уртак предприятиеләр төзү;
• Төркия Республикасына химия һәм нефть химиясе продукциясен чыгаруны арттыру;
агач эшкәртү сәнәгатендә:
• агач эшкәртү, җиһаз эшләп чыгару өлкәсендә уртак предприятиеләр төзү;
мәгариф өлкәсендә:
• студентлар һәм мөгаллимнәр алмашуны дәвам итү.
Бүген Татарстан–Төркия арасында күпкырлы стратегик партнерлар мөнәсәбәте урнашты. Әлеге Эшлекле форумның ике як өчен дә файдалы багланышларны тагын да үстерү өчен җитди нигез булуына шигем юк. Форум эшендә катнашучыларга нәтиҗәле эшләр телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International