Казанда АТЭС илләре форумы үткәрү йомгаклары

2012 елның 13 июне, чәршәмбе

2012 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында АТЭС илләре форумының Казан шәһәрендә узган чвараларына багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Р.Кәбиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры А.Әхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары А. Шәмсиев, журналистлар катнашты.  

2012 елның 20 маеннан 5 июненә кадәр Казанда "Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлеге" (АТЭС) форумы чаралары үткәрелде.
АТЭС форумы 1989 елда оешты. Хәзерге вакытта ул дөньяның 21 икътисадын берләштерә. Халыкара сәүдәнең 47 проценты, тупланган чит ил инвестицияләренең 44 проценты, дөнья халкының 40 проценты АТЭС форумы илләренә туры килә.

Россия Федерациясе 1998 елдан АТЭС әгъзасы. 2012 елда беренче тапкыр форумда рәислек итте, форумның төп чаралары да Россия Федерациясендә үткәрелде. Алар 2011 елның декабрь аенда Санкт-Петербург шәһәрендә башланды һәм агымдагы елның сентябрендә Владивостокта тәмамланачак.

Форум чараларының Татарстанда да узуы республиканың икътисадый үсешен тануны һәм зур ышаныч күрсәтүне аңлата.

2011 елда Татарстан Республикасының тулаем төбәк продукты 28,8 млрд. доллар тәшкил итте (2010 елга карата үсеш 17,8%) . Республика предприятиеләренең тышкы икътисадый эшчәнлеге арта бара. Узган ел Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше 25 млрд. доллар,  АТЭС илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 1,27 млрд. доллар  тәшкил итте.

Республика икътисадының төрле тармакларында АТЭС илләре компанияләре катнашында эре проектлар гамәлгә ашырыла. АКШ, Кытай, Вьетнам, Япония, Канада, Индонезия белән машина төзелеше, нефть химиясе, энергетика өлкәләрендә сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү арта бара. Инновацияле инфраструктураны үстерү өлкәсендә республика Сингапур белән актив хезмәттәшлек итә.

 

Республикада АТЭС форумы чараларын уздыру һәм әзерләү өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелде. Казан шәһәрендә барлыгы 37 утырыш, семинарлар, киңәшмәләр, эшче төркем һәм комитетлар утырышлары уздырылды.
Форум чаралары кысаларында Казанга 3,5 мең кунак килде. Уздырылган чараларда Россия өстенлекле дип белдергән төп юнәлешләр буенча эшләү  дәвам итте. Фикер алышуларда сүз сәүдә һәм инвестицияләр хакында, региональ икътисадый интеграция, транспорт-логистика челтәрен үстерү һәм инвестицияләргә ярдәм итү турында барды. Форум чараларында федераль министрлыклар һәм  ведомстволар вәкилләре белән бергә Татарстан белгечләре дә чыгыш ясады.
Автомобиль төзелешен үстерү һәм автомобиль  частьләрен җитештерүне арттыру республика икътисады өчен җитди мәсьәлә булып тора. 28-29 майда Казанда автомобиль сәнәгате турындагы сөйләшүләрдә сүз дөнья автомобиль төзелешенең төп тенденцияләре турында барды. Анда АТЭС илләренең дәүләт идарәсе органнары һәм автомобиль төзү предприятиеләре вәкилләре катнашты. Биредә автомобиль төзелеше тармагының тотрыклы үсеше, җитештерүне модернизацияләү хакында, Бердәм икътисадый киңлектәге илләрдә һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе шартларында  автомобиль сәнәгатен үстерү проблемалары һәм перспективалары турында  фикер алышу булды.

Әлеге чара йомгаклары буенча АТЭС илләренең автомобиль төзелеше мәсьәләләренә багышланган XVI саммиты турында хисап әзерләнде.

Инвестиция мәсьәләләренә багышланган эксперт төркеме утырышында катнашучылар республикада хосусый-дәүләти партнерлык принципларының тормышка ашырылуы белән танышты. Аларга шулай ук “Шәле – Баулы” автомобиль юлы һәм Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге проектлары презентациясе тәкъдим ителде.
Азык-төлек иминлеге мәсьәләләренә багышланган министрлар киңәшмәсендә (31май -1июнь) Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Н.Федоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков чыгыш ясады.

АТЭС илләре сәүдә министрларының  4-5 июнь көннәрендә узган киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары И.Шувалов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры А. Белоусов, БСО генераль директоры П. Лами катнашты.
Министрлар катнашында узган чаралар нәтиҗәләре буенча  Азык-төлек иминлеге буенча Казан декларациясе һәм Сәүдә министрлары декларациясе кабул ителде. Алар АТЭС лидерларының Владивостокта узачак очрашуында кабул ителергә тиешле документның нигезен тәшкил итәчәк. Министрлар декларациясендә сәүдә һәм экология сәясәте арасындагы бәйләнешне ныгыту, АТЭС илләрендә коррупциягә каршы көрәш чаралары, эшкуарлык этикасын ихтыярый куллану,  гадәттән тыш хәлләргә әзер тору һәм  табигый бәла-казалардан килгән зыянны бетерү мәсьәләләре, кече һәм урта предприятиеләр өчен сәүдә һәм инвестиция каршылыкларын киметү хакында сүз бара.  
Азык-төлек иминлеге буенча Казан декларациясе АТЭС илләренең авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерү һәм инвестицияләргә, сәүдәгә һәм базарларга ярдәм күрсәтүне дәвам итү ниятен раслый.   

Татарстанга килгән делегацияләр составында халыкара бизнес-бергәлек вәкилләре дә бар иде. Форум чараларының Казанда узуы эшлекле партнерларга һәм форумда катнашучыларга республиканың сәнәгать һәм инвестиция потенциалын күрсәтү өчен мөмкинлек тудырды.  Шул максаттан берничә министрлык тарафыннан Татарстанның сәнәгать һәм социаль-икътисадый үсешен тасвирлый торган күргәзмә-презентация оештырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов әйтүенчә, “Казанда узган АТЭС форумы чаралары – Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм АТЭС илләре арасында хезмәттәшлекне үстерүдә җитди адым булып тора. Республика бу чаралардан алган тәҗрибәсен сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне киңәйтү өчен тулысынча файдаланачак”.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International