2012 елның 19 июнендә “Казан ярминкәсе” ачык акционер җәмгыять территориясендә “Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 12 нче халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка» 7 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры И. Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов, Татарстанның эре машина төзү предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре катнашты.
“Машина төзелеше. Металл эшкәртү” күргәзмәсенең максаты – машина төзелеше предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү, региональ һәм халыкара багланышларны үстерү.
Күргәзмә республиканың машина төзелеше продукциясен проектлау, эшләү һәм җитештерү белән мәшгуль предприятиеләрнең һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерүгә, халыкара һәм регионара хезмәттәшлекне һәм сәүдәне киңәйтүгә, инновация эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән.
Күргәзмәләрдә быел Россиянең 27 регионыннан һәм шәһәреннән 130дан артык компания һәм дөньяның 16 иленнән бизнес-бергәлек вәкилләре катнаша.
“Машина төзелеше. Металл эшкәртү” 12 нче халыкара күргәзмә һәм «Technoсварка» 7 нче махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында түбәндәге чаралар узачак:
10.00-10.10 Күргәзмәләрне ачу тантанасы (төп павильон)
10.10-10.50 Күргәзмәләр экспозицияләрен карау ( 1 нче, 5 нче павильоннар )
10.50-11.00 Пресса белән очрашу (5 нче павильон)
11.00–12.50 «Мәгариф, фән һәм җитештерү. Үсеш стратегиясен һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыру инструменты буларак яңа технологияләр - 2020» халыкара фәнни-гамәли конференция пленар утырышы (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал )
12.50-12.55 Коммерциячел булмаган партнерлык төзү турында Килешүгә кул кую (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал)
12.55-13.05 «Күргәзмәнең иң яхшы продукты» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү (Бизнес-үзәк, зур конференц-зал).