ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2012 ел
чәршәмбе
2012 елның 30 маенда Чиләбе шәһәрендә сәнәгать буенча Координация советының 2 нче утырышы булды, анда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Матуров катнашты. Сыйфат белән идарә итү һәм җитештерү системаларын оптимальләштерү мәсьәләләренә багышланган утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г.Әхмәдиева бу өлкәдә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе турында чыгыш ясады.
Утырышта Россиянең сәнәгать төбәкләрендәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм Россиянең эре компанияләре җитәкчеләре Лин-технологияләрне кертү һәм җитештерү системаларын үстерү хакында фикер алышты.

28
май, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия –Германия тышкы сәүдә палатасының идарә рәисе Михаэль Хармс җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Германия арасында хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу булды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган әлеге чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Р.Кәбиров, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары И.Хәйруллин, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы структур бүлекчәләре җитәкчеләре, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университет, “Химград” технополисы, “Электроприбор” ААҖ, “Казан ярминкәсе” ААҖ вәкилләре, «SAS», «ADZ Nagano», «All Impex» , «AJZ Engineering GMBH», «KWS Rus» компанияләре вәкилләре катнашты.

25
май, 2012 ел
җомга
“Казан электротехника заводы” ААҖнең оешуына 70 ел уңаеннан, 2012 елның 24 маенда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт акдемия театрында тантаналы чара оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов, завод җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.

 2012 елның 24 маенда “Баскет-холлда” Химиклар көненә багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов, республиканың нефть химиясе тармагы предприятиеләре җитәкчеләре, ВУЗ укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты.
Президент Р. Миңнеханов: “әлеге залга республикабызда химия һәм нефть химиясе тармагын булдырган кешеләр, шулай ук безнең киләчәгебез – мәктәп укукчылары һәм укытучылар җыелган. Химия ул – үсеш ноктасы. Республикада потенциал һәрвакыт булды, бар һәм булачак. Безнең теләсә нинди катлаулы проектларны гамәлгә ашырырлык көчебез бар. Илнең химия тармагындагы иң заманча предприятиеләр Татарстанда урнашкан,”– дип билгеләп үтте.


24
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 24 маенда «В. Б. Шнепп ис. турбокомпрессор фәнни-тикшеренү институты» ЯАҖ 55 еллыгына багышланган тантаналы чара уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев, фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре, “Казанкомпрессормаш” ААҖ вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы предприятиенең җитештерү цехларын карады, инновацияле техник эшләнмәләрне сынау үткәрелә торган стендлар белән танышты. Предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Премьер-министры дәүләт бүләкләре һәм мактау кәгазьләре тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов предприятиенең хезмәт коллективын ябык акционер җәмгыятьнең 55 еллыгы белән котлады:
2012 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ICL-КПО ВС» предприятиесенең яңа заводына нигез салуда катнашты. Лаеш районында булган әлеге вакыйгада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.
Завод өч этапта төзеләчәк. Төзелешнең беренче этабына 600 млн. сум бүлеп бирелгән. Беренча этап 2013 елның беренче кварталында тәмамланачак. Тулысынча исә завод 2017 елда төзелеп бетеп эшли башлаячак.

21
май, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 18 маенда Зеленодольск шәһәрендә кулинария әйберләре күргәзмәсе оештырылды. Бу чара Татарстан Республикасындагы төрле милләт ашлары көннәре кысаларында уздырылды. Күргәзмәдә 12 җәмәгать туклануы предприятиесе катнашты, алар рус, татар, еврей, үзбәк, украин, итальян, кытай, япон, әрмән милли ашларын тәкъдим итте.

18
май, 2012 ел
җомга
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов
Республика медиа-бергәлеген һөнәри бәйрәмнәре – Татарстанның матбугат көне белән котлады:

«Хөрмәтле медиа-бергәлек вәкилләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстанның матбугат көне белән котлыйм!
Сезгә сәнәгать, сәүдә, хезмәт күрсәтү, республиканың халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлеге мәсьәләләрен, Татарстан предприятиеләренең җитештерү системаларын һәм сыйфатны яхшырту өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен дөрес һәм оператив яктыртканыгыз өчен зур рәхмәтемне җиткерәм.
Һөнәри эшчәнлегегездә зур уңышлар, иҗади планнарыгызның тормышка ашуын телим. Халык ышанычын яуларга, хөрмәт казанырга язсын!»
2012 елның 18 маенда Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева КНИТУ – КАИ 80 еллыгына багышланган тантанада катнашты. Ул үзенең чыгышында әлеге уку йортының Россиядәге иң яхшы техник университетлар арасында үз урыны барлыгын билгеләп үтте.

17
май, 2012 ел
пәнҗешәмбе
2012 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Ведомствоара эшче төркем утырышында икътисадның реаль секторындагы предприятиеләрдә җитештерүне Лин-технологияләр ярдәмендә реструктуризацияләргә и модернизацияләргә мөмкинлек бирә торган инвестиция программалары турындагы мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International