Татарстан Республикасы Премьер-министры – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Интермебель" һәм "Агач эшкәртү" күргәзмәләрен оештыручыларны һәм анда катнашучыларны котлады:
"Хөрмәтле «Интермебель» и «Агач эшкәртү» күргәзмәләрендә катнашучылар!
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән 13 нче махсуслаштырылган «Агач эшкәртү» һәм 14 нче халыкара «Интермебель» күргәзмәләрен оештыручыларны, анда катнашучыларны котлыйм. Бу күргәзмәләр урман, агач эшкәртү предприятиеләре һәм сәнәгатьнең җиһаз ясау тармагы белгечләре өчен очрашу, тәҗрибә алмашу урыны булып тора.
Бүген агач эшкәртү –Татарстан Республикасы икътисадының җитди тармагы. Бу өлкәдә инновация куллану арта бара, эшләп чыгарылган продукциянең конкурентлылыгын арттыру өчен гамәлдәге җитештерү күәтләре яңартыла, түбән сортлы агачны эшкәртү буенча заманча технологияләр кертелә.
2011 елда республиканың агач эшкәртү сәнәгатенә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме, 2010 ел белән чагыштырганда, 4 тапкыр артты.
"Алабуга" махсус икътисадый зонасында Төркиянең «Кастамону Итегрейтед Вуд Индастри» компаниясе катнашында МДФ һәм ДСП плитәләр җитештерү заводын төзү буенча инновацияле проект гамәлгә ашырыла. Заводның беренче линиясе 2013 елның икенче кварталында эшли башлаячак. Бу проектны тормышка ашыру, шулай ук агымдагы елның февраль аенда Казанда үткәрелгән "Татарстан-Төркия" инвестицияле җиһаз форумы республикада җиһаз кластерын булдыруга һәм яңа җиһаз производстволары оештыруга мөмкинлек бирәчәк.
Күргәзмәләр кысаларында узачак чаралар республиканың урман сәнәгате комплексын үстерү мәсьәләләрен уңай хәл итәргә мәмкинлек бирер дип ышанам.".
/opt/yandex-mail-ooc/static/a283d71c6e3f4b22a78ad18c13bcc967/tmpG7Dbj3.doc