Словениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе белән очрашу

2012 елның 15 июне, җомга

2012 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов  Словениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ада Филип – Сливник ханым белән очрашты. Очрашуда сүз Татарстан Республикасы һәм Словения арасында сәүдә-икътисадый һәм инвестиция өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Р.Кәбиров, “КНИАТ” ААҖ генераль директоры Ф.Шәйхиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүлек башлыклары, Словения ягыннан – Словениянең Россия Федерациясендәге Илчелегенең Казан икътисад б үлекчәсе җитәкчесе, Илчелек киңәшчесе Видко Филипич катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының  сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов  билгеләп үткәнчә, Словения белән хезмәттәшлек аеруча машина төзелеше өлкәсендә уңышлы гамәлгә ашырыла. 2011 елда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Словениянең Автомобиль кластеры арасында хезмәттәшлек итү  турында Килешү  төзелде. Словениядәге партнерлар белән “КНИАТ” ААҖ актив хезмәттәшлек итә. Шулай да  бу ике ил арасында тышкы сәүдә әйләнешен арттырырга кирәк. Моңа Казан шәһәрендә Словениянең Россия Федерациясендәге илчелеге бүлекчәсен ачу ярдәм итәчәк.

Мәгълүмат өчен:

2011 елда Татарстан Республикасы һәм Словения арасында тышкы сәүдә әйләнеше 4,0 млн. доллар тәшкил итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International