ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 7 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Messe Frankfurt халыкара күргәзмә компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Messe Frankfurt (Shanghai) CoLtd  директорлар Идарә Рәисе Джейсон Цао, "Мессе Франкфурт РУС" ҖЧҖ генераль директоры Ойген Аллес, "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов, "БизнесМедиаРаша" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Матвеев катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе кыскача Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалын тәкъдир итте.

Messe Frankfurt (Shanghai) CoLtd  директорлар Идарә Рәисе Джейсон Цао компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында хәбәр итте.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 7 июнендә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы  делегациясенең Германиягә визиты нәтиҗәләре буенча брифинг булып узды. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы  делегациясенең ГФР Саксония һәм Тюрингиягә булып узган визиты нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Ул кыскача Германия, аның икътисадын тасвирлады, Германия Федератив Республикасының 2015 елда эчке тулай продукты 3,413 трл. АКШ доллары тәшкил итүен билгеләп үтте. Татарстан таможнясы биргән мәгълүматларга караганда 2015 елда ике як арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 198,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләре өлеше 54% һәм 46% чамасы тәшкил иткән.   

2016 елның 7 июнендә Иннополиста (Татарстан Республикасы) "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясенең ачылышы булып узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны сәламләп, «Ростех» дәүләт корпорациясе тарафыннан әйдәлгән "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" проекты дәвам итүенә канәгать булуын белдерде.

"Бу очрашулар даими булыр дип ышанам . Бүген "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" - яңа бренд, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - "Ростех" дәүләт корпорациясе төрле тармак компанияләренең берләшү вариантын тәкъдим итте, хәрби-сәнәгать комплексында эшләүче предприятиеләр генә түгел, ә гражданлык сегментында эшләүче предприятиеләр дә".

2016 елның 6 июнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясе экспортын үстерү турында” фикер алыштылар.

"Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе экспорты  үсешенең перспективалары һәм агымдагы вәзгыяте турында” темасына  доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2015 елда Татарстанның 50гә якын предприятие һәм оешмасы тарафыннан 1 млн АКШ долларыннан артык экспорт күләме тормышка ашырылган, дөньяның 100дән артык иленә продукция җибәрелгән. Татарстан экспорт күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны тота. Чимал булмаган экспортның өлеше 61,8%. Шулай да, Алберт Кәримов сүзләренчә республика экспортының күләме таможня статистикасы мәгълүматларына караганда 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда 37,4 % кимегән һәм 11,4 млрд АКШ доллары тәшкил иткән.


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 6 июнендә Казанда 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) фосфор химиясе буенча XXI халыкара конференция үз эшен башлады, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  күзәтүе астында үтә.

5-10 июнь көннәрендә дөньяның 32 иленнән 350 артык әйдәп баручы галим органик химияне үстерүнең теоретик һәм практик юнәлешләрендә эшләячәк.

“Конференция һәр ике ел саен дөньяның фәнни үзәкләре булган эре шәһәрләрдә уза. Беренче тапкыр ул 1960 елларда Германияда, хәзер исә тарихта беренче тапкыр Россияда –Казанда узды”, - дип билгеләде үзенең сәламләү сүзендә Россия Фәннәр Академисе академигы Олег Синяшин.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ" белән берлектә 2016 елның 4-5 июнендә Казанда уза торган блогерлар НеФорумында катнашучылар өчен “Сәнәгый Татарстан” блог-туры үткәрде.

Блогерлар НеФорумында катнашучылар өчен беренче сәнәгать объекты "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" булды. Завод Россия иң мөһим стратегик судно төзелеше предприятиеләренең берсе булып тора. Эшчәнлек еллары дәвамында завод 1500 дән артык диңгез һәм елга суднолары, шул исәптән 600 гә якын хәрби билгеләнештәге кораб һәм суднолар чыгарган. Заводның маркасы сыйфат һәм ышаныч гарантиясе булып тора. Моңа дәлил – РФ Хәрби –диңгез Флотының Каспий флотилиясенең сугышчан кораблары – “Дагестан” ракета корабы һәм “Углич”, “Град Свияжск”, “Великий Устюг” һәм башка бик күп 21631 серияле кече ракета кораблары. 


4
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы делегациясенең Тюрингиягә эшлекле визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов үзара аңлашу турында Меморандумга һәм хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куйдылар.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов очрашуында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Тюрингиянең бизнес даирә вәкилләре катнашты.


3
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 июнендә Йена шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе өчен Лейбниц исемендәге фотон технологияләре Институтын презентацияләделәр.

Институт фотон процессларның фәнни нигезләрен тикшеренү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, институт түбәндәге өлкәләрдә тикшеренүләр үткәрә: квант электроника, оптика, электрон система, микросистема, биофотоника һәм лазер технологияләре.

Лейбниц исемендәге фотон технологияләр Институты милли һәм халыкара фәнни дәрәҗәдә әйдәп баручы роль уйный, биофотоника өлкәсендә тикшеренүләр үсешенә зур өлеш кертә.

2016 елның 3 июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе Германия Федератив Республикасына эш визиты кысаларында Тюрингиянең «Аналитик Йена АГ» (Analytik Jena AG) һәм Jena-Optronik GmbH компанияләрендә булдылар.

Analytik Jena AG югары технологияләр өлкәсендәге компания Тюрингиянең Йена шәһәрендә 1990 елда оештырылган. «Аналитик Йена АГ» базарда 25 елдан артык эшли, дөньяның 100 артык илендә тәкъдим ителгән, үз продукциясен 75% экспортлый. Бүген компаниядә 1100 артык хезмәткәр эшли.

"Аналитик Йена АГ" эшчәнлеге өч өлкәне колачлый - бу проект эшчәнлеге (клиникалар проектлау һәм җиһазлау), тормыш өчен фән өлкәсендә аналитика һәм тикшеренүләр (биология, медицина, робототехника, биотехнологияләр).

2016 елның 3 июнендә Йена шәһәрендә (Тюрингия, ГФР) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе Университет клиникасы эшчәнлеге белән танышты.

Фридрих Шиллер исемендәге университет каршындагы клиника тарихы 200 елдан артык исәпләнә, ә Фридрих Шиллер исемендәге университетның  медицина факультеты 450 елдан артык тарихка ия (факультетка 1558 елда нигез салына). Бүген клиникада 1396 планлы урын исәпләнә. Ел саен биредә 52,5 меңгә якын стационар һәм 364 меңгә якын амбулатория пациентларына хезмәт күрсәтелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International