2016 елның 11 июнендә Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Куба Министрлар Советы Рәисе урынбасары Рикардо Кабрисс җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу “КАМАЗ” заводы территориясендә узды. Очрашуда Куба Республикасының Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы Вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнаштылар.
Куба делегациясе автокалага бер көнлек рәсми визит белән килде. Визитның төп максаты - россия машина төзелешенең иң эре предприятиесе булган - "КАМАЗ" эшчәнлеге белән танышу.
2016 елның 12 июне – текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне! ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы җиңел сәнәгать хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм!
Җиңел сәнәгать, республика хуҗалык комплексының төрле тармаклары ихтыяҗын тәэмин итүче, икътисадның мөһим секторларының берсе булып тора. Бүген Татарстанның җиңел сәнәгать предприятиеләрендә 7 мең кеше хезмәт куя. 2015 елда әлеге тармакның предприятиеләре тарафыннан 4,6 млрд. сумлык продукция төяп озатылган.
2016 елның 10 июнендә Казанда Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов чимал булмаган экспорт мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Татарстан министрлык һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә Татарстан Республикасы дөньяның 140 иле белән сәүдә мөнәсәбәтләре тота, узган елда экспорт күләме 11,4 млрд. АКШ доллары тәшкил итте, экспорт күләме буенча Татарстан илдә бишенче урында тора һәм Идел буе федераль округында беренче позициядә тора, дип билгеләп үтте.
2016 елның 10 июнендә Казанда Татарстан Президентының республика эшмәкәрләре белән "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" форматында очрашулары булып узды.
Очрашуда 200 дән артык бизнес вәкилләре, бизнес-берләшмәләр лидерлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары башлыклары катнашты.
Эшмәкәрләр Республика Башлыгына кайбер темаларга актуаль мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр: контроль-күзәтчелек органнарының эшчәнлеге, фермерларга ярдәм итү, эшмәкәрләрне укыту, медицина сәнәгате, юллар төзү, йөк ташу, авыл туризмы, чимал сатып алу, техник җиһазландыру, җиңел сәнәгать, заманча яшелчәләр саклау урынын төзү, тышкы базарларга татарстан продукциясен алга этәрү һ. б.
2016 елның 9 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның "Лю Гон" компаниясе (КХР) вәкилләре белән очрашуында катнашты. Очрашуда Татарстан Республикасының кытай компаниясе белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Кытай компанияләре белән күп төрле эшлекле элемтәләр урнаштырылды. Ул искәрткәнчә, багланышлар бизнес даирәләре һәм Кытай дәүләт органнары вәкилләре белән дә алып барыла. Татарстан Республикасы Кытай провинцияләре белән дә хезмәттәшлек итә, диде ул.
2016 елның 9 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ24 идарә Рәисе - Президенты Михаил Задорнов белән очрашуында катнашты.
Очрашуда барышында Татарстан Республикасы һәм ВТБ24 банкы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ВТБ24 идарә Рәисе - Президенты Михаил Задорнов аттылар.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Хөкүмәте һәм ВТБ24 банкы 2015 елның ноябрендә очрашуда билгеләнгән килешүләрне гамәлгә ашыруда бер-бер артлы эш алып баралар. Яклар уртак проектлар исемлеген билгеләделәр һәм якында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча банк һәм профильле министрлыклар арасында өстәмә килешүләр имзалаячаклар.
2016 елның 8 июнендә Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ростех" Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Республика Хөкүмәте әгъзалары һәм Россиянең һәм Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре озатуында күргәзмәне карап чыктылар. Экспозиция Иннополиста башланып киткән “Россия сәнәгатенең цифрлы индустриясе” конференциясе кысаларында ачылды.
Россия, чит илләрнең әйдәп баручы, ә иң мөһиме – Татарстанның эшләүчеләре илгә һәм республика сәнәгатенә үзләренең тәкъдимнәрен һәм эшләнмәләрен күрсәттеләр. Татарстан лидеры күргәзмәдә катнашучыларның кайберләренә төгәлрәк өйрәнү өчен тәкъдимнәрен әзерләүне сорады.
2016 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Сәнәгать үсешенә ярдәм итүче федераль һәм яңа барлыкка килгән республика институтлары һәм сәнәгать предприятиеләренең үзара хәрәкәт итүе турында” темасына багышланган Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы предприятие һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышындагы чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәзерге вакытта РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программалар кысаларында республика предприятиеләре инвестицион кредитлар буенча процентлар түләүнең кайбер өлешен компенсацияләү мөмкинлегеннән актив рәвештә файдаланалар, дип билгеләде.
2016 елның 8 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ВТБ банкы Идарәсе Рәисе Андрей Костин белән очрашуында катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм ВТБ банкы арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү сораулары буенча ике якның үзара хәрәкәт итүен күздә тота.
Яклар Татарстан Республикасында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә бизнес һәм проектларга дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү турында килештеләр. Хезмәттәшлек юнәлешләре арасында - инвестиция, инновация һәм фәнни-техник проектларны гамәлгә ашыру өлешендә уртак эш.
Татарстанның сәнәгать предприятиеләре продукциясенең экспорт өлкәсендәге агымдагы вәзгыяте турында, чимал булмаган экспортка дәүләт ярдәменең төп юнәлешләре, республиканың экспорт потенциалын арттыру буенча чит илләрдә ТР Вәкиллекләренең роле хакында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Адымнар" мәгълүмати-аналитик тапшыруына биргән әңгәмәсендә сөйләде. Әңгәмәне “ТНВ” корреспонденты Ләйсән Сабирова алып барды.
Программа эфирга 2016 елның 11 июнендә шимбә көнне “ТНВ” телеканалында 20.00 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” -18.00 сәгатьтә чыгачак.