Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Казан вертолет заводы", "КАМАЗ" белән берлектә 2016 елның 4-5 июнендә Казанда уза торган блогерлар НеФорумында катнашучылар өчен “Сәнәгый Татарстан” блог-туры үткәрде.
Блогерлар НеФорумында катнашучылар өчен беренче сәнәгать объекты "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" булды. Завод Россия иң мөһим стратегик судно төзелеше предприятиеләренең берсе булып тора. Эшчәнлек еллары дәвамында завод 1500 дән артык диңгез һәм елга суднолары, шул исәптән 600 гә якын хәрби билгеләнештәге кораб һәм суднолар чыгарган. Заводның маркасы сыйфат һәм ышаныч гарантиясе булып тора. Моңа дәлил – РФ Хәрби –диңгез Флотының Каспий флотилиясенең сугышчан кораблары – “Дагестан” ракета корабы һәм “Углич”, “Град Свияжск”, “Великий Устюг” һәм башка бик күп 21631 серияле кече ракета кораблары.
Предприятиедә сәяхәт кысаларында блогерлар завод җитәкчелеге белән очраштылар, предприятиенең хәрби һәм хезмәт даны музеенда булдылар, яңа җиһазларны күрделәр, док-камерада төзелүче корабларны карадылар, “Дельфин” балалар яхт-клубында булдылар.
Аннан соң блог-турда катнашучылар дөньяның 100 дән артык илендә эксплуатацияләнүче МИ-8/17 вертолет төрен җитештерүче “Казан вертолет заводы”нда булдылар. Бүгенге көндә әлеге вертолетларның модификациясенең киң төрләре чыгарыла: транспорт, пассажир, коткаручы, десант-транспорт һәм башкалар. Җитештерүгә МИ-38 урта транспорт-пассажир вертолеты әзерләнә. 1997 елдан бирле “Казан вертолет заводы” вертолет техникасын эшләү сертификатына ия: бүген серияле җитештерүдә җиңел ике двигательле “Ансат” вертолеты бар.
Завод җитәкчелеге үткәргән экскурсия барышында блогерлар НеФорумында катнашучылар вертолет техникасы һәм җитештерү белән таныштылар, агрегат җыю, төгәлләп җыю, маляр-обой цехларында булдылар.
Очу-сынау комплексында блогерлар вертолет техникасының күрсәтү очышларын күзәттеләр. Авиация укыту үзәгендә алар очыш тренажерында виртуаль очышлар башкардылар.
“Сәнәгый Татарстан” блог-туры блогерларның “КАМАЗ–мастер” командасының легендар пилоты Россиянең атказанган спорт мастеры Эдуард Николаев очрашуы белән тәмамланды.
“Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданда берничә блогерга пилот кабинасында утырып күрсәтү йөрүләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылды. “Дакар-2013” раллисы җиңүчесе, “Дакар-2014, 2015” раллисы призеры Эдуард Николаев блогерлар НеФорумында катнашучыларга “КАМАЗ-мастер” командасының тарихы һәм казанышлары хакында сөйләде.
“КАМАЗ-мастер” командасы – юл раллисы дөнья Кубогының өчкатлы казанучысы, “Дакар” супермарафонының 13 катлы җиңүчесе, “Ефәк юл” халыкара раллисының дүрткатлы җиңүчесе, ралли буенча Россия чемпионатларының алыштыргысыз лидеры. Команданың уникальлеге аның халыкара ралли элитасы арасында бердәнбер булып үзе эшләүче, проектлаучы, узыш йөк машиналарын җыючы һәм шул узышларда үзенең катнашуында тора.