2016 елның 3 июнендә Йена шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе өчен Лейбниц исемендәге фотон технологияләре Институтын презентацияләделәр.
Институт фотон процессларның фәнни нигезләрен тикшеренү белән шөгыльләнә. Моннан тыш, институт түбәндәге өлкәләрдә тикшеренүләр үткәрә: квант электроника, оптика, электрон система, микросистема, биофотоника һәм лазер технологияләре.
Лейбниц исемендәге фотон технологияләр Институты милли һәм халыкара фәнни дәрәҗәдә әйдәп баручы роль уйный, биофотоника өлкәсендә тикшеренүләр үсешенә зур өлеш кертә.
Институтка 1992 елда нигез салына һәм физикада югары технологияләр тикшеренүләре белән шөгыльләнә, аннан әкренләп фотоника һәм лазер технологияләренә күчә.
Өстенлекле булып фәнни эшчәнлек булуга карамастан, гамәли тикшеренүләр мөһим роль уйный. Институт шулай ук, Европа комиссиясе финанслый торган Европа берлеге проектларының берничәсен координацияли. Институтка зур ярдәмне Тюрингия җире күрсәтә, чөнки ул аның территориясендә урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар тикшеренүләр уздыру өчен булган кайбер лабораторияләр һәм биналарда булдылар, фотон технологияләре Институты эше өчен файдаланыла торган заманча җиһазлар белән таныштылар.