ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Messe Frankfurt компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

2016 елның 7 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Messe Frankfurt халыкара күргәзмә компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда Messe Frankfurt (Shanghai) CoLtd  директорлар Идарә Рәисе Джейсон Цао, "Мессе Франкфурт РУС" ҖЧҖ генераль директоры Ойген Аллес, "Казан ярминкәсе" ААҖ генераль директоры Лев Семенов, "БизнесМедиаРаша" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Матвеев катнашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе кыскача Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалын тәкъдир итте.

Messe Frankfurt (Shanghai) CoLtd  директорлар Идарә Рәисе Джейсон Цао компания эшчәнлегенең төп юнәлешләре хакында хәбәр итте.

Очрашуда катнашучылар "Мессе Франкфурт" компаниясе катнашында Татарстанда конгресс-күргәзмә чараларын оештыру һәм үткәрүдә  хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, 2017 елның март аенда үткәрергә планлаштырылган "TIAF supported by Automechanika" 3нче халыкара күргәзмә-форумында кытай компанияләре катнашуын җәлеп итү һәм Messe Frankfurt белән хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.

Мәгълүмат өчен:

Messe Frankfurt ("Мессе Франкфурт") күргәзмә хезмәтләре базарының әйдәп баручы глобаль уенчыларының берсе.

Уңышның төп сәбәпчеләре - тематик күргәзмәләрнең киң исемлеге, дөньяда зурлыгы буенча өченче күргәзмә комплексы, филиалларының киң челтәре, дөньяның күп кенә илләрендә кече компанияләре һәм агентлары булу.

Messe Frankfurt күргәзмәләре товарлар тәкъдир итү өчен, хезмәтләр һәм проектларны тәкъдир итү өчен, сөйләшүләр һәм контрактлар имзалауны үткәрү буенча нәтиҗәле сәүдә-маркетинг мәйданчыклары булып тора.

 Ел саен Messe Frankfurt компаниясе бөтен дөнья буенча 100 дән артык күргәзмәләр үткәрә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International