Тюрингия компанияләре Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерү яклы

2016 елның 3 июне, җомга

2016 елның 3 июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе Германия Федератив Республикасына эш визиты кысаларында Тюрингиянең «Аналитик Йена АГ» (Analytik Jena AG) һәм Jena-Optronik GmbH компанияләрендә булдылар.

Analytik Jena AG югары технологияләр өлкәсендәге компания Тюрингиянең Йена шәһәрендә 1990 елда оештырылган. «Аналитик Йена АГ» базарда 25 елдан артык эшли, дөньяның 100 артык илендә тәкъдим ителгән, үз продукциясен 75% экспортлый. Бүген компаниядә 1100 артык хезмәткәр эшли.

"Аналитик Йена АГ" эшчәнлеге өч өлкәне колачлый - бу проект эшчәнлеге (клиникалар проектлау һәм җиһазлау), тормыш өчен фән өлкәсендә аналитика һәм тикшеренүләр (биология, медицина, робототехника, биотехнологияләр).

2006 елдан бирле Мәскәүдә компаниянең вәкиллеге бар, компаниянең продукциясе россия базары өчен сертификацияле.

"Аналитик Йена АГ" компаниясе җитәкчелеге Татарстан Республикасы белән уртак тикшеренүләр, медицина һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне киңәйтүдә кызыксыналар. Фәнни тикшеренүләр үзәген Казанда ачу турында тәкъдим яңгырады.

Jena-Optronik GmbH компаниясе орбита контроле һәм юнәлеш бирү өлкәсендә спутниклар өчен датчиклар, Җирне күзәтү өчен оптик приборлар эшләү белән шөгыльләнә. Әлеге системалар ярдәмендә алынган сурәтләр авыл һәм урман хуҗалыгы торышын бәяләү өчен кулланыла, су һәм туфрак сыйфаты, уңышны җыю өчен вакытны билгеләү, шулай ук, экологик һәм һава торышы тикшеренүләрендә кулланыла.

Jena-Optronik GmbH кече компаниясе 1992 елда оештырылган, бүгенге көндә оптика-электроника системаларының әйдәп баручы тәэмин итүчесе, шул исәптән, ракета-космик тармак өчен дә. Азия, Россия, Европа һәм Төньяк Америка төрле космик агентлыкларының партнеры, шулай ук кайбер милли һәм халыкара космик проектларда катнашучы булып тора. Компаниянең товар әйләнеше-якынча 50 млн. евро, хезмәткәрләр саны – 196 кеше тәшкил итә.  

 

 (ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International