Иннополиста "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе ачылды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

2016 елның 7 июнендә Иннополиста (Татарстан Республикасы) "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясенең ачылышы булып узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков конференциядә катнашучыларны сәламләп, «Ростех» дәүләт корпорациясе тарафыннан әйдәлгән "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" проекты дәвам итүенә канәгать булуын белдерде.

"Бу очрашулар даими булыр дип ышанам . Бүген "Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" - яңа бренд, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - "Ростех" дәүләт корпорациясе төрле тармак компанияләренең берләшү вариантын тәкъдим итте, хәрби-сәнәгать комплексында эшләүче предприятиеләр генә түгел, ә гражданлык сегментында эшләүче предприятиеләр дә".

"Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе" конференциясе кысаларында берничә килешү имзаланды.

(“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International