2016 елның 6 июнендә Казанда 21st International Conference on Phosphorus Chemistry (ICPC 2016) фосфор химиясе буенча XXI халыкара конференция үз эшен башлады, ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күзәтүе астында үтә.
5-10 июнь көннәрендә дөньяның 32 иленнән 350 артык әйдәп баручы галим органик химияне үстерүнең теоретик һәм практик юнәлешләрендә эшләячәк.
“Конференция һәр ике ел саен дөньяның фәнни үзәкләре булган эре шәһәрләрдә уза. Беренче тапкыр ул 1960 елларда Германияда, хәзер исә тарихта беренче тапкыр Россияда –Казанда узды”, - дип билгеләде үзенең сәламләү сүзендә Россия Фәннәр Академисе академигы Олег Синяшин.
"Бу танылу Россия химикларының дөнья фәненә керткән мөһим хезмәте, һәм әлбәттә, бу Казан Федераль Университеты галимнәре өлеше–россия органик химиясенең бишек җыры, - дип өстәде ул. - XX гасыр башында нәкъ менә монда бөек галим-химик Александр Арбузов фосфорның органик химиясе юнәлешенең нигезен булдыра башлаган".
“Казан һәм Татарстан Россиядә химия өлкәсендә ачышлар саны буенча лидер, - дип ассызыклады Николай Нифантьев. Республика Хөкүмәте һәм шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов монда фосфор химиясе буенча XXI халыкара конференцияне уздыруны гына хуплап калмадылар, ә республикада фәнни һәртөрле үстерү ягындалар”.
“Фосфор химиясе һәм аның органик кушылмалары – органик химия үсешендә мөһим юнәлешләрнең берсе. Бүгенге көндә Татарстан галимнәре, тәҗрибәле профессорлар, яшь буын бу юнәлештә актив эшләүне дәвам итә. Республика фәнне мөмкин кадәр хуплый. Уку йортларының саны буенча Татарстан Россияда бишенче, Идел буе Федераль округында беренче урында тора. Патент активлык буенча да Россиядә икенче урында. Республикада фәнни һәм фәнни –гамәли эшчәнлек өчен уңай шартлар тудырыла. Россия фәннәр Академиясе һәм Татарстан фәннәр Академиясе мөмкинлекләре, эре инновацион мәйданчыклар актив кулланыла. Институтларның Татарстанның эре нефтехимия предприятиеләре белән хезмәттәшлеге уңай тәҗрибәсе бар. Бу “ТАИФ”, “Татнефть”, “Түбән Кама нефтехим” предприятиеләре. Ә Казанның спутник-шәһәре Иннополис Россия һәм Татарстанның яшь галимнәрен үзенә тарта торган территория булырга тиеш. Без башка илләр белгечләренә үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр бирергә әзер”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Дөньяның иң престиж бүләген тапшыру тантанасы булып узды – фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе.
“Бу премияне тапшыру, дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк буларак, Татарстан Республикасының югары статусын раслый”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 20 ел буена бөтен дөнья химиклары өчен премия мәртәбәле бүләк булып тора”, - дип өстәде ул.
2015 ел нәтиҗәләре буенча фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә Халыкара Арбузов премиясе ТР Президенты Указы нигезендә Кытайның Пекин һәм Сямынь шәһәрләренең ике эре университеты профессоры Юфен Жао ханымга тапшырылды.
(“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды)