2016 елның 3 июнендә Йена шәһәрендә (Тюрингия, ГФР) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе Университет клиникасы эшчәнлеге белән танышты.
Фридрих Шиллер исемендәге университет каршындагы клиника тарихы 200 елдан артык исәпләнә, ә Фридрих Шиллер исемендәге университетның медицина факультеты 450 елдан артык тарихка ия (факультетка 1558 елда нигез салына). Бүген клиникада 1396 планлы урын исәпләнә. Ел саен биредә 52,5 меңгә якын стационар һәм 364 меңгә якын амбулатория пациентларына хезмәт күрсәтелә.
Клиниканың үзәк фәнни юнәлешләре – кан зарарлану (сепсис) һәм аның нәтиҗәләре, гериатрия – картаю процессы, медицина оптикасы һәм фотоника. Илнең 33 университет клиникаларыннан Йена Университет клиникасы гомуми күрсәткечләр буенча 11нче урында, ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләре күрсәтү буенча 20нче урында.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар клиника лабораторияләрен, фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен җиһазландырылган кабинетларда булдылар.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)