Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Германиягә визиты нәтиҗәләре буенча брифинг

2016 елның 7 июне, сишәмбе

2016 елның 7 июнендә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы  делегациясенең Германиягә визиты нәтиҗәләре буенча брифинг булып узды. ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы  делегациясенең ГФР Саксония һәм Тюрингиягә булып узган визиты нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Ул кыскача Германия, аның икътисадын тасвирлады, Германия Федератив Республикасының 2015 елда эчке тулай продукты 3,413 трл. АКШ доллары тәшкил итүен билгеләп үтте. Татарстан таможнясы биргән мәгълүматларга караганда 2015 елда ике як арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 1 198,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Тышкы сәүдә әйләнеше структурасында экспорт һәм импорт операцияләре өлеше 54% һәм 46% чамасы тәшкил иткән.   

 Ул билгеләгәнчә, Татарстан Президенты башлыгындагы Татарстан делегациясе Германиягә сәфәр барышында (2016 елның 1-3 июне) Саксония һәм Тюрингиядә булган. Алберт Кәримов сүзләренчә, яңа федераль җирләр арасында Саксония иң югары халык тыгызлыгына ия. Яңа җирләрнең барлык сәнәгать җитештерүенең 32% Саксония өлешенә туры килә. Аеруча үсеш алган тармаклар: азык-төлек сәнәгате (18%), машина төзелеше (14%), транспорт чараларын җитештерү (13%), металлургия һәм металл эшкәртү (12%), шулай ук, электрон-исәпләү техникасын һәм җайланмаларын җитештерү (12%). Дрезден, Лейпциг һәм Хемниц индустриаль шәһәрләрендә станоклар, автомобиль моторлары, текстиль сәнәгате өчен машиналар, микроэлектроника җиһазлары җитештерелә.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, Саксония һәм Татарстанны күптәнге партнер мөнәсәбәтләре бәйли. Әйтик, 1993 елда ниятләр турында Уртак Беркетмә имзаланган. Аннан соң, 2007 елда Коммюник шәһәрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Саксония Премьер-министры Георг Мильбрадт белән ике яклы очрашу нәтиҗәләре буенча кул кую. Татарстан-Саксония эш төркеме булдырылган. 2016 елның 1-2 июнендә Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы  делегациясенең Саксониягә визиты барышында үзәк чара “Саксония-Татарстан” икътисадый форумы булды. Форум эшендә Саксония Ирекле дәүләтенең икътисад Министрлыгының статс секретаре Штефан Брангс һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм Саксония бизнес-даирәләре вәкилләре катнашты.  

Икътисадый форум кысаларында Татарстанның сәнәгать, сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентацияләнде. Шулай ук, “Инннополис” махсус икътисадый зонасы, Россия-Германия яңа технологияләр институты һәм башка мәйданчыкларның презентациясе узды. Форум барышында Казан дәүләт энергетика университеты белән SARAD GmbH компаниясе арасында энергия нәтиҗәлелеге һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә Татарстан-алман инжиниринг үзәге булдыру турында Килешү имзаланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе Eberspächer Exhaust Technology (Евро 6 автомобиль техникасы газ чыгаручы система өчен катализаторлар җитештерүче), EAST 4-D Carbon Technology  (4D технологияләре буенча композит материаллардан  конструкцияләр җитештерүче), Mikromat (станок төзелеше өлкәсндә югары технологияле җитештерүче) саксония предприятиеләрендә булдылар. Очрашу барышында Фраунгофер материал һәм лазер технологияләре Институтында Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты-КАИ белән Фраунгофер Иинституты (IWS) арасында үзара аңлашу турында Меморандумга имзаланды. Татарстан делегациясендә катнашучылар Дрезденның Техник Университетында, Карл Густав Карус Университет клиникасында, OncoRay онкология радиологик тикшеренүләр Милли Үзәгендә булдылар.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бундесрат Президенты (ГФР парламентының югары палатасы), Саксония Ирекле дәүләтенең Премьер-министры Станислав Таллих белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Германия Федератив Республикасындагы Илчесе Владимир Гринин, Саксония –Тюрингия округы Лейпцигта РФ Генераль консулы Вячеслав Логутов, ТР делегациясе вәкилләре катнашты. Очрашу нәтиҗәләре буенча Премьер-министр Станислав Тиллих быел Татарстанга килергә әзер булуын хәбәр итте. 2017 елның март аенда Лейпциг ярминкәсендә  Татарстанның катнашуы көтелә.

Агымдагы елның 3 июнендә Татарстан делегациясенең Тюрингиягә визиты булып узды. Әлеге визит Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгындагы Тюрингия делегациясенең агымдагы елның апрелендә Татарстанга булган визитына җавап рәвешендә булды, дип билгеләде Алберт Кәримов.      

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе  сүзләренчә Тюрингия экономикасы сәнәгатьнең түбәндәге тармаклары белән күрсәтелгән: автомобиль һәм машина төзелеше, электроника, оптика, үлчәү техникасы, инжиниринг хезмәтләр, металл эшкәртү, азык-төлек сәнәгате һәм логистика.

Тюрингиягә визит кысаларында Татарстан делегациясе Йена шәһәренең Университет клиникасында, Analytik Jena компаниясендә (үлчәү җайланмалары һәм приборлары), Jena-Optronik компаниясендә (әйдәп баручы оптика-электрон системаларын җитештерүче) һәм Лейбниц исемендәге фотон технологяләре Институтында булдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы  делегациясенең Тюрингиягә визиты нәтиҗәләре буенча Беркетмә (Юл картасы), “Криотек Анлагенбау” һәм “РариТЭК” компанияләре арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. 

Алберт Кәримов шулай ук, Татарстанның бизнес-делегациясе вәкилләре  LEDEL компаниясе, «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-производство берләшмәсе, «Радар», «Айрон» һәм республиканың башка предприятие вәкилләре Тюрингиянең Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә кызыксынган берничә компаниясендә булдылар.  

Казан федераль университеты вәкилләре Фридрих Шиллер исемендәге ( Йена шәһәре) Университет җитәкчелеге белән очраштылар.   

Брифинг барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе  Алберт Кәримов хәбәрчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/06/07/507319/

Видеорепортаж ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/1video.htm/video/1379267.htm   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International