Икътисадый Совет утырышында Татарстан предприятиеләре продукциясе экспортын үстерү проблемалары тикшерелде

2016 елның 7 июне, сишәмбе

2016 елның 6 июнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты каршындагы Икътисадый Совет утырышы узды. Утырышта “Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясе экспортын үстерү турында” фикер алыштылар.

"Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре продукциясе экспорты  үсешенең перспективалары һәм агымдагы вәзгыяте турында” темасына  доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2015 елда Татарстанның 50гә якын предприятие һәм оешмасы тарафыннан 1 млн АКШ долларыннан артык экспорт күләме тормышка ашырылган, дөньяның 100дән артык иленә продукция җибәрелгән. Татарстан экспорт күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны тота. Чимал булмаган экспортның өлеше 61,8%. Шулай да, Алберт Кәримов сүзләренчә республика экспортының күләме таможня статистикасы мәгълүматларына караганда 2015 елда 2014 ел белән чагыштырганда 37,4 % кимегән һәм 11,4 млрд АКШ доллары тәшкил иткән.

Экспорт мөмкинлекләренә ике группа факторы йогынты ясый – глобаль һәм Россия эчендәге, дип ассызыклады Алберт Кәримов. Беренче группа факторлары - республика һәм ил масштабында экспорт үсеше буенча эффектив эш алып бару мөмкин булмаган глобаль икътисадның объектив барлыгы, икенче группа факторлары – глобаль базарларда илебез предприятиеләренең конкурент сәләтле була алулары.

Республиканың эре химия предприятиеләре девальвациягә кадәр төп фондларын яңартырга өлгерделәр, шул сәбәпле аларда экспорт буенча ситуация уңайлы. Әйтик, 2015 елда “Түбән Кама нефтехим” экспортка 1,2 млрд АКШ долларына продукция чыгарган, бу 2014 ел экспорты кереме белән  чагыштырганда 15% күбрәк. Гомумән алганда, натураль рәвештә продукция экспорты 4% үскән. “Казаноргсинтез” экспорт күләме 2015 елда 34% артып 200 млн АКШ доллары тәшкил иткән (предприятие экспортының төп өлеше -80% полимер һәм этилен сополимерлары алып тора). Уңай мисал машина төзелеше тармагында да бар – “Форд Соллерс” 2014 елның ноябреннән Казахстанга автомобильләр җибәрә, агымдагы елның май аеннан предприятие Беларусия базарына Россиядә җитештерелгән Форд   автомобильләренең барлык модельләрен экспортлый. “Алнас” ААҖ илнең ерак чит илләренә экспорты 2014 елда 108 мең АКШ долларыннан 2015 елда  2 млн. АКШ долларына кадәр җитте.

Тотып торучы төп фактор булып финанс ресурсларның югары бәясе тора, дип билгеләп үтте ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе. Санап үткән гомуми икътисади факторлардан тыш экспортка дәүләт ярдәменең туры чаралары уйный- таможня – тарифны җайга салу, федераль һәм региональ дәрәҗәдә экспортка дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү. Экспортка ярдәмнең төп юнәлешләре булып бер-берсен тулыландырып торган ике юл бар - федераль дәрәҗәдә Россия экспорт үзәге белән бергә өстәмә ресурлар бүлеп бирү мөмкинлеген алга этәрергә һәм республика дәрәҗәсендә экспортка ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнергә.

Алберт Кәримов сүзләренчә, 2030 елга кадәр республиканың үсеш Стратегиясе ориентирына таянарак Татарстанның экспорт стратегиясен һәм программасын эшләү кирәк, аны Татарстанның географик өстенлекләрен һәм экспорт үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп эшләү зарур.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International