Тюрингия (ГФР) Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашу

2016 елның 4 июне, шимбә

2016 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы делегациясенең Тюрингиягә эшлекле визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов үзара аңлашу турында Меморандумга һәм хезмәттәшлек турында беркетмәгә кул куйдылар.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов очрашуында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре, Тюрингиянең бизнес даирә вәкилләре катнашты.

 

Очрашуны ачып, Бодо Рамелов Рөстәм Миңнехановка Тюрингия делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде. (исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 20 апрелендә Бодо Рамелов җитәкчелегендәге Тюрингия делегациясе Казанда булып киткән иде, шулай ук, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятияләре Координацион советының 4-нче утырышында катнашканнар иде).

 

Бодо Рамелов "Электрон хөкүмәт" һәм "Электрон документ әйләнеше" проектлары тюрингия хезмәттәшләренә җитди тәэсир ясады, дип ассызыклады.

 

Бодо Рамелов Татарстанда гамәлгә ашырыла торган яшьләр белән эшләү,  "Иннополис" шәһәр-спутнигын төзү кебек проектларга игътибар итте.

 

Безнең очрашулар йөртә торган партнерлык характерын йөртә, - дип белдерде ул, бу-бик мөһим, чөнки без төрле-төрле өлкәләрдә бер-беребездән өйрәнерә, тәҗрибә уртаклаша, ярдәм итә алабыз.

 

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов, Бодо Рамеловка кичке Веймар шәһәре буенча экскурсия өчен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 

Бүген Тюрингия җире яңа технологияләр, яңа базарлар, яңа җитештерүләр эзләүгә юнәлгән, шул ук хәл Татарстанга да хас, диде Рөстәм Миңнеханов, безнең эшчәнлек схемасы охшаш. Ул барлык Тюрингия һәм Татарстанның уртак проектлары тормышка ашырылачак дип ышана.

 

Әйе, без бер-беребездән өйрәнергә тиешбез, дип белдерде Татарстан Президенты һәм бүген безнең төп бурыч – безнең бизнес даирәләрнең үзара хәрәкәт итүләре, белем һәм фән, фәнни тикшеренүләр, мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар булдыру.

 

Рөстәм Миңнеханов кыскача бүген Йена шәһәрендә булган объектлары турында сөйләде - ул Университет клиникасы, "Аналитик Йена" компаниясе, "Йена Оптроник", Лейбниц исемендәге фотон технологияләре Институты. Без әнә шундый заманча компанияләр белән хезмәттәшлек яклы, дип белдерде ул. Бүген без университет клиникасы формалаштырабыз һәм Йена Университет клиникасы тәҗрибәсен куллану бик мөһим, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

Без алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам, диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Алга таба хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр белән Тюрингия җиренең кайбер компанияләре чыгыш ясадылар. Шулай итеп, компания мәгълүмати технологияләр өлкәсендә электрон коммерциядә, интернет-сәүдә оештыру өлешендә программалы тәэмин итүне куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим ясады. Тагын бер тәкъдим сәнәгать тармагында квалификация күтәрү курсларын (60 һөнәр) оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә кагыла иде. Алман стандартлары буенча мондый курслар оештыру белән Тюрингиянең Эрфурт шәһәрендә белем бирү үзәге шөгыльләнә.

 

Без мондый юнәлешкә - эшче белгечлекләр, инженер белеменә укытуга зур игътибар бирәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу мәсьәләне Татарстан тиешле министрлыклары белән үзара эшләргә тәкъдим итте.

 

Моннан тыш, тюрингия коллегалары тарафыннан сыекландырылган табигый газ (сыекландырылган газ) куллану, нефть химиясе һәм химия өлкәсендә хезмәттәшлек итү, ветеринария өлкәсендә (Бауман исемендәге Казан ветеринария медицина академиясе  белән) кебек юнәлешләр буенча һ. б. тармакларда үзара хәрәкәт итү тәкъдимнәре яңгырады.

 

Рөстәм Миңнеханов һәм Бодо Рамелов катнашында "Криотек Анлангебау" (Тюрингия) һәм "РариТЭК Компани груп" ҖЧҖ (Татарстан) компанияләре арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды) 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International