ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2016 ел
җомга

2016 елның 2 июнендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Саксония (Алман Федератив Республикасы) Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясенең Дрезден шәһәренә визиты кысаларында узды.

Кунакларны сәламләп, Станислав Тиллих Саксония белән Татарстан арасындагы  мөнәсәбәтләр күптән дустанә рәвештә, шуңа күрә, Рөстәм Миңнехановны саксония җирендә кабат күрү икеләтә шатлыклы, дип билгеләп үтте. Шулай ук, ул искә төшергәнчә, нәкъ менә агымдагы елда аның Татарстан Республикасына чираттагы визиты планлаштырылган (элегәре Тиллих әфәнде Татарстанда 2009 елда булган иде).


2
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 2 июнендә Дрезденда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Саксония – Татарстан» икътисади форумы булып узды. Форумда катнашучыларны сәламләп Саксония дәүләт икътисад, хезмәт, транспорт министрлыгы статс-секретаре Штефан Брангс чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы белән элемтәләрне үстерүдә кызыксыну тойган Саксония бизнесы вәкилләрен сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Германия җитәкчелегенә уртак проектларда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, биш ел элек, 2011 елның мартында ул Саксония Ирекле дәүләтендә булды һәм Лейпциг ярминкәсендә катнашты. «Ышанам, бу сәфәребез регионнар арасындагы хезмәттәшлекнең үсүенә яңа импульс бирер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итәргә шатмын. Без Германия бизнесын һәм капиталын Татарстанга җәлеп итүдә кызыксынабыз, үзара файдалы багланышларны киңәйтүгә шат һәм һәртөрле ярдәм итүгә әзербез».

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан делегациясе Дрезден шәһәренә визиты кысаларында лазер технологияләре өлкәсендәге Фраунгофер Институтында (Fraunhofer IWS) булдылар. Андагы очрашу вакытында Фраунгофер Институты (Fraunhofer IWS)  һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университеты (КНИТУ-КАИ) арасында үзара аңлашу турында Меморандум имзаланды. Ике як лазер технологияләре өлкәсендә (Fraunhofer IWS) һәм (КНИТУ-КАИ) арасында    хезмәттәшлекне киңәйтергә уйлый.

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе составында Дрезденда кайбер инновацион сәнәгать компанияләрендә булды.

Рөстәм Миңнехановны һәм аны озатып йөрүчеләрне EAST-4D Carbon Technology GmbH компаниясе лабораторияләре һәм цехлары белән таныштырдылар. Әлеге компания 4D технологиясен кулланып җепсел композицион материаллардан продукция җитештерү һәм дизайн, проектлар эшләү белән шөгыльләнә. Компаниянең продукциясе – җепсел углерод материаллары нигезендә җиңел конструкцияләр, авиация өчен (Aerobus һәм Boeing), автомобиль төзелеше сәнәгате (Rolls Royce), машина төзелеше һәм компонентларның югары дәрәҗәдә ышанычлы һәм ныклылык таләп ителгән башка өлкәләрендә кулланыла. Компаниянең әйләнеше 6 млн. евродан артык, хезмәткәрләр саны – 50 кеше.

2016 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Bosch» иминлек системалары» компаниясе башкарма Вице-Президенты Роберт Мулац башлыгындагы «Bosch» алман компаниясе делегациясе белән очрашты.

Очрашу барышында Роберт Мулац «Аэрофлот» авиакомпаниясе тарафыннан 17 июньдә башланачак Казан – Франкфурт – Казан маршруты буенча турыдан-туры даими рейслар ачылышына шат булуын белдерде һәм бу вакыйга Россия-Германия эшлекле хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ачачагы турында  әйтте. 

2016 елның 17 июненнән атнага ике тапкыр (дүшәмбе һәм җомга көннәрендә) Аэрофлот компаниясе Казан аэропортыннан Франкфурт шәһәренә даими турыдан-туры рейслар белән  пассажирлар ташуны башлый.

Казаннан очыш 9.45, анда төшү 13.45. Франкфурттан кире кайту рейсы 14.20 оча һәм Казанга 19.20 төшә. Ике якка очу бәясе эконом-класс өчен 25 мең сум, бизнес-класс өчен 60-70 мең сум тәшкил итә.

Турыдан-туры очышларны заманча уңайлы булган Airbus A320 һава суднолары башкарачак.

“Татар-информ” МА материаллары буенча:

http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/05/18/504469/     


1
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 1- 3 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Германия Федератив Республикасына эш сәфәре башланды. Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, югары уку йортлары һәм предприятиеләр вәкилләре бар.

Өч көнлек эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Саксония һәм Тюрингиядә булачак.

1 июнь Дрезденда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булып узды.    

2 июнь эш визитының эшлекле өлеше Саксония предприятиеләрендә һәм кайбер сәнәгать мәйданчыкларында булудан башланачак. Бу шул исәптән, Eberspacher Exhaust Nechnology (автотехника өчен катализаторлар җитештерүче), EAST 4-D Carbon Technology (композит материаллардан җиңел конструкцияләр җитештерү), Micromat (машина төзелеше һәм станоклар төзелеше өлкәсендә югары технологияле инженер компаниясе) компанияләре.  

Дрезденда «Саксония – Татарстан» эшлекле форумы узачак, анда Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булган Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы тәкъдир ителәчәк. Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалын Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов тәкъдир итәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның  Саксония Премьер-министры Станислав Тиллих белән очрашуы, Фраунгофер материаллар һәм лазер технологияләре институтына баруы һәм башкалар планлаштырылган. 

3 июнь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Тюрингиядәге алман  партнерлары белән очрашулар үтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар Analytik Jena AG, Jena-Optronik компанияләр эшчәнлеге, Лейбниц исемендәге фотон технологияләр Институты белән танышычаклар. Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президентының Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашуы, Татарстан Республикасы һәм Тюрингия арасындагы хезмәттәшлек турында документны имзалау планлаштырылган.

Мәгълүмат өчен:

Германия Татарстан Республикасының әйдәп баручы тышкы икътисади партнерларының берсе. Татарстан Республикасы һәм Германия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 2015 елда 1 млрд евродан артык тәшкил итте.

Татарстанда Германиядән чит ил инвестицияләре белән 80 предприятие эшли.

Республикада уңышлы гына әйдәп баручы германия фирмалары эшләп килә: бу- "Сименс" (элемтә, энергетика, лизинг җиһазлары); "БАСФ" (химия продукциясе); "Бош" (машина төзелеше); "Краус Мафай" (нефть химиясе); "Линде" (химия); "Кнорр-Бремзе" (КАМАЗ комплектлау әйберләре); "Цанрадфабрик" ("КАМАЗ" тапшырулар тартмасы); "Фойт" (автоматик тапшырулар тартмасы); "Сария Био Индастриз" (хайван чималын эшкәртү) һәм башкалар. 

2016 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция  режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы булып узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль органнары, башкарма комитет җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстанның 2015-2016 елларда ягу-җылыту сезонында торак-коммуналь комплексы һәм ягулык-энергетика комплексы оешмаларының эш нәтиҗәләре һәм киләсе ягу-җылыту сезонына булган бурычлары хакында сүз барды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе 2015-2016 елларда көзге-кышкы сезонда Татарстан Республикасының энергетика системасы тотрыклы эшләде, дип билгеләп үтте. Энергетика системасының эш параметрлары стандартта билгеләнгән чикләрдә тотылды. 2015-2016 елларда көзге-кышкы сезонны үтүгә әзерлек паспортлары электроэнергетика предприятиеләреннән билгеләнгән вакытында алынды.

Алберт Кәримов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россия энергетика министрлыгының “2016-2017 елларда ягулык сезонын үтүгә электроэнергетика  субъектларының әзерләү буенча беренче чираттагы чаралар турында” боерыгы нигезендә предприятиеләрдә боерыклар чыгарылган, алар киләсе ягулык сезонына комплекслы әзерлекне тәэмин итү буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләрен билгели. Планга нигезләнәрәк, төп һәм ярдәм итүче җиһазлар ремонтланачак, электроэнергетика предприятиеләрендә түбән температура вакытында аварияләрне юк итү буеча эшләү өчен оператив персоналның аварияга каршы күнекмәләре уздырылачак.          

Алберт Кәримов ассызыклаганча, 2016-2017 елларда көзге-кышкы сезонда объектларны әзерләү вакытында аеруча игътибарны уздырыла торган ремонтның сыйфатына һәм тулылыгына, резерв ягулыкның запасларын булдыруга юнәлтергә кирәк.

Республикада 2016-2017 елларда көзге-кышкы сезонга энергокомпанияләрнең әзерлекләрен тикшерү буенча ведомствоара комиссиялар булдырылачак.    

«ENES-2016» энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумы кысаларында энергияне сак тоту яшәү рәвешен пропагандалау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча проектларны тормышка ашыруда ярдәм максатыннан РФ энергетика министрлыгы конкурслар уздыра -  ENES-2016 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар III Бөтенроссия конкурсы (http://minenergo.gov.ru/node/4419); массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең матбугат хезмәтләре һәм төбәк хакимиятләренең II Бөтенроссия конкурсы  (http://minenergo.gov.ru/node/1177).

Конкурслар ике этапта үтә (федераль һәм региональ), 2016 елның сентябрендә һәм ноябрендә җиңүчеләр билгеле булачак. 

2016 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашуында катнашты. Тумышлары белән төрле илләрдән һәм дәүләтләрдән, шул исәптән Россиядән булган унөч уңышлы чыгарылыш яшьләре Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очраштылар.

Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучыларның: “Чит илләрдә республиканың казанышлары билгеле булуга карамастан Татарстанның уңышлылык сере нәрсәдә?”, - дигән соравына, Рөстәм Миңнеханов: «Дәвамчанлык. Беренче  президентыбыз Минтимер Шәймиев яңа Россия торгызылган заманнарда җитештерүне, тагын да мөһиме – кадрларны саклап кала алды. Без ирешелгән уңышларны арттырабыз. Идарәнең төгәл системасы нәтиҗә бирә. Татарстан уңышының сере шунда. Безнең старт позицияләребез дә яхшы булды: нефть чыгару, нефть химиясе, җитештерүләр, алга киткән авыл хуҗалыгы. Без яңалыктан курыкмыйбыз, аны үзебездә үзләштерәбез», - дип җавап бирде.

Республикада IT-технологияләр инде 10 елдан артык системалы рәвештә үстерелә. IT-парк, Иннополис, Чаллыдагы технопарк – бу юнәлеш үсә бара. «Әзер инфраструктурасы булган территорияләрне тәкъдим итеп, креатив һәм амбициоз булганнарны без аңлы рәвештә стартаплар булдырырга этәрәбез», -дип фикерен бүлеште ТР Президенты. Бу идея эшли һәм файда китерә.

«Гарвард бизнес мәктәбен тәмамлаучыларның күбесе тәҗрибә туплап, ватаннарына кайтырга телиләр. Шуңа күрә без треклар оештырабыз – чыгарылыш укучыларын регион-лидерлар белән таныштырабыз. Башка дәүләтләрдәге кебек үк элемтәләр урнаштырабыз, - диде кунаклар. Бүген монда  күргәннәребез һәм кабул итү дәрәҗәсе Татарстанга кызыксыну уята. Киләсе очрашуга без зур төркем алып килергә телибез. Гарвард бизнес мәктәбендә 200дән артык россияле укый һәм алар бик теләп монда килергә риза булыр иделәр», - дип мөрәҗәгать иттеләр Рөстәм Миңнехановка Гарвард чыгарылыш яшьләре.

(“Татар-информ” МА материаллары файдаланылды) 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International