ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Екатеринбургта уза торган "Иннопром-2016" Халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнаша.

Искә төшерик, 2016 елның 11-14 июль көннәрендә Екатеринбургта Россиянең иң зур күргәзмәләренең берсе “Иннопром-2016” уза. “Иннопром-2016” эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев,  Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия регионнары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия һәм чит илләрнең эшлекле һәм фәнни даирәләре вәкилләре катнаша.

2016 елның 10 июлендә ралли-рейд Яр Чаллы аша узды. “КАМАЗ-мастер” командасының туган ягы-Автоградта “Ефәк юл” караванын меңләгән җанатарлар каршы алды. Алда “Ефәк юл” экипажларын Казахстан буйлап сәяхәт көтә. 

Искә төшерик, “Ефәк юл” Халыкара раллисы 2016 елның 8 июлендә Мәскәүдән Кызыл мәйданнан кузгалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы Халыкара ралли ачылыш тантанасының мактаулы кунакларының берсе булды.

Агымдагы елның 9 июлендә “Казан-Arena” стадионы һәм “Казан” гаилә Үзәге арасындагы территориядә –Казансу елгасы яры буенда комлы мәйданда ярышлар булып узды. 


8
июль, 2016 ел
җомга

2016 елның 7 июлендә Беларусь Республикасына эш визиты кысаларында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы һәм Татарстан предприятиеләренең нефть химиясе продукциясе һәм чимал белән тәэмин итүдә хезмәттәшлекне үстерү буенча Беларусь-Татарстан эшче төркеменең IV-нче утырышында катнашты. 

Ике яклы эшче төркем утырышы ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм "Белнефтехим" концерны Рәисе Игорь Ляшенко рәислегендә үткәрелде.

Утырышта Татарстан Республикасы тарафыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республикабызның нефтехимия комплексының әйдәп баручы  предприятиеләренең кайберләре: “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ, “Татбелнефтепродукт”, “Тасма” фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”; Беларусь Республикасы ягыннан -  “Белнефтехим” концерны җитәкчелеге вәкилләре һәм эре сәнәгать предприятиеләре: “Нафтан” ААҖ, “Белшина” ААҖ, “Гродноазот” ААҖ, “Беларусь металлургия заводы” ААҖ һәм башкалар катнашты.  

2016 елның 7 июлендә Яр Чаллыда эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты төзелешендә булды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге, башка рәсми затлар озата йөрделәр.

Масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенә күрә бердәнбер инвестицион проектны гамәлгә ашыру 2012 елда старт алган. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 5,5 млрд. сумнан артык. Бүген җитештерүне эксплуатациягә кертүгә әзерлек бара.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 7 июлендә Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар CNH Industrial авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерүче заводта булдылар. Искә төшереп үтик, Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә, эш сәфәре барышында сәнәгать зонасында төзәтелгән юл челтәре хәрәкәтен ачу тантанасында катнашып берничә җитештерү компаниясендә булды.     

"КАМАЗ" ГАҖ һәм CNH Industrial уртак предприятиесе 2010 елда оештырылган иде. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 42 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Проект куәте - елына 2,5 мең трактор һәм 1,5 мең комбайн. Җитештерү бинасының мәйданы - 55 мең квадрат метр. 

2016 елның 7 июлендә Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерүче  «Федерал-Могул» ҖЧҖ производствосында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Моношәһәрләр үсеше фонды" коммерцияле булмаган оешма генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгыйн һәм башкалар озата йөрде. 

2016 елның 7 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Индонезия бүген Көньяк Азиянең икътисадый яктан интенсив үсеп килүче илләренең берсе. Без тотрыклы һәм озын вакытлы Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында Индонезия белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

2016 елның 6 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен  Татарстанда оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 2016 елның 10-12 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә 8 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе (АКТО-2016) һәм халыкара катнашуда "Россия авиакосмик тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәннигамәли конференциясе уздырылачак.


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде белән очрашуында катнашты.  

Очрашу Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде башлыгындагы Финляндия делегациясенең Казанга ике көнлек (2016 елның 5-6 июле) визиты кысаларында  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

2016 елның 6 июлендә ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, аның барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР туризм буенча дәүләт Комитеты җитәкчелеге вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең 2016 елның 30 июненнән 1 июленә кадәрге Хакасия һәм Тыва Республикасына эш визитлары нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Хакасия Республикасына эш визиты барышында 2016 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы һәм Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International