CNH Industrial авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерү заводында булу

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 июлендә Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар CNH Industrial авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасын җитештерүче заводта булдылар. Искә төшереп үтик, Татарстан Президенты эш сәфәре белән Чаллы шәһәрендә, эш сәфәре барышында сәнәгать зонасында төзәтелгән юл челтәре хәрәкәтен ачу тантанасында катнашып берничә җитештерү компаниясендә булды.     

"КАМАЗ" ГАҖ һәм CNH Industrial уртак предприятиесе 2010 елда оештырылган иде. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 42 млн. АКШ доллары тәшкил иткән. Проект куәте - елына 2,5 мең трактор һәм 1,5 мең комбайн. Җитештерү бинасының мәйданы - 55 мең квадрат метр.

Компания вәкилләре сөйләвенчә, бүгенге көндә биредә 50 кеше эшли. Предприятие хезмәткәрләренә тулы социаль пакет бирелә, аңа түләүсез ашау, медицина иминияте, производство һәм көнкүрештә бәхетсезлек очракларыннан өстәмә иминият.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып өйрүчеләр төп җитештерү процесслары белән таныштылар. Металл эшкәртү участогында булдылар, буяу производствосын, кабиналар ясау цехын, контроль тест сынаулар үткәрә торган участокны карадылар. Заводның үзендә 360 компонент һәм комплект өлешләре җитештерелә.

Алга таба ТР Президенты CNH Industrial укыту үзәге эшчәнлеге белән танышты. Аның ачылышы быел июнь аенда булган. Төп максат - New Holland Agriculture, Case IH, Case Construction, New Holland Construction һәм Iveco брендлары техникасына хезмәт күрсәтү һәм идарә итү күнекмәләрен камилләштерү. Ел ахырына кадәр 700 дән артык кешене укыту планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов укыту бүлмәләрен, китапханә, практик семинарлар үткәрү бүлмәләрен һәм башкаларны карадылар.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International