Татарстан Республикасы һәм Финляндия арасында эшлекле хезмәттәшлек үсә

2016 елның 6 июле, чәршәмбе

2016 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде белән очрашуында катнашты.  

Очрашу Финляндиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Ханну Химанен әфәнде башлыгындагы Финляндия делегациясенең Казанга ике көнлек (2016 елның 5-6 июле) визиты кысаларында  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Финляндия делегациясе әгъзаларын сәламләп Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Финляндия арасында күп юнәлешләр буенча эш алып барыла, диде. Ул Илче әфәндегә Татарстан Республикасы делегациясенең Хельсинкига 2015 елның 15-17 ноябрендәге визитын оештырулары өчен рәхмәтен белдерде. Узган эш сәфәре кысаларындагы барлык чаралар да конструктив булды, диде Татарстан Республикасы Президенты, Финляндия җитәкчелеге белән очрашулар һәм сөйләшүләр, Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашулар оештырылды, татар телен, гадәт һәм традицияләрне саклап калу өчен барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган.  

Финляндия – Татарстан Республикасының әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, товар әйләнеше кинәт кимүгә карамастан, безнең эшлекле мөнәсәбәтләребез югары дәрәҗәдә сакланып кала, диде Рөстәм Миңнеханов Ханну Химанен әфәнде белән очрашуында. Финляндия компанияләре республика территориясендә торак йортлар торгызалар, шул исәптән, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә дә башка объектлар төзиләр.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген яңа бизнес-проектлар булдыру, уртак предприятиеләр оештыру өлешендәге хезмәттәшлек аеруча әһәмиятле. Безнең АКШ, Европа илләре, Кытай һәм башка чит ил партнерлары белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәбез бар. Ул билгеләп үткәнчә, Финляндия бизнесының Россия базарына тәкдим итәрлек товары бар шуңа да Татарстан-Финляндия хезмәттәшлеге кызыклы һәм актуаль.

Финляндия компанияләре җитештерүнең югары стандартлары белән аерылып торалар һәм хезмәттәшлек итү күп кенә юнәлешләр буенча җайга салынырга мөмкин, бу - машина төзелеше, энергетика, транспорт тармагы, төзелеш, югары технологияләр, мәгариф һәм фән. Аерым алганда, Финляндиядә белем бирү гадәттәгечә югары дәрәҗәдә һәм моны үзара файдалы багланышларда файдаланырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.    

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Финляндия бүген киләчәк үсеш өчен яңа урыннар эзли һәм инновацияләргә, югары технологияләргә, технопарклар һәм индустриаль мәйданчыкларга зур игътибар бирә. Фин коллегаларның тәҗрибәсе бу юнәлештә Татарстан өчен җитди рәвештә кызыклы.

Булып узган очрашу барышында яклар киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International