2016 елның 7 июлендә Яр Чаллыда эш сәфәре барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты төзелешендә булды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Яр Чаллы шәһәре җитәкчелеге, башка рәсми затлар озата йөрделәр.
Масштаблы һәм Татарстан Республикасы территориясендә үзенә күрә бердәнбер инвестицион проектны гамәлгә ашыру 2012 елда старт алган. Завод сортлы прокат һәм төзелеш арматурасы җитештерәчәк. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 5,5 млрд. сумнан артык. Бүген җитештерүне эксплуатациягә кертүгә әзерлек бара.
Проектны гамәлгә ашыру өчен 23 гектар мәйданы булган җир бүлеп бирелгән. Завод территориясендә прокат һәм электр-корыч эретү цехлары, су әзерләү, тимер ватыкларын әзерләү бүлеге, коелучан материаллар склады, углеродлы материаллар склады һәм газ чистарту бүлеге бар.
Җитештерү линияләрен карау барышында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, завод тулысынча автоматлаштырылган һәм югары экологик нормаларга туры килә.
Компания вәкилләре сүзләренчә, ачып җибәрү ике юнәлеш буенча булачак. Беренчесе – инфраструктура объектлары белән электр-корыч эретү җитештерүен эксплуатациягә кертү, шулай ук, җитештерүгә хезмәт күрсәтүче ярдәмчел цехларны (тимер юл, энергетика, электр һәм башкалар) эшләтеп җибәрү.
Беренче юнәлеш гамәлгә ашырылганнан соң завод елына 500 мең тоннага кадәр исәпле 150х150мм киселешле өзлексез коелган квадрат эшләнмә җитештерәчәк. Икенче юнәлеш – елына ярты миллион тонна күләмендә булачак NoNo 10-32 мм вак сортлы арматура җитештерү буенча прокат станын гамәлгә кертү. Өзлексез коелган товар эшләнмәсен җитештерүне перспектив проект дип саный предприятие җитәкчелеге. Белгечләр бәяләве буенча халыкара базарда әлеге товарга ихтыяҗ артачак.
«ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты ачылышы 1500 кешене эш урыны белән тәэмин итәчәк.