2016 елның 6 июлендә ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, аның барышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР туризм буенча дәүләт Комитеты җитәкчелеге вәкилләре ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең 2016 елның 30 июненнән 1 июленә кадәрге Хакасия һәм Тыва Республикасына эш визитлары нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Хакасия Республикасына эш визиты барышында 2016 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы һәм Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды.
Делегация "Щедрая Сибирь" авыл хуҗалыгы предприятиеләре бизнес-миссиясе белән танышты, "Тарихи-мәдәни мирас социомәдәни үсеш ресурсы буларак" Халыкара мәдәни-туристик форумының "Мәдәният өлкәсендә индустрияләр: төбәкара үзара хәрәкәт итү векторы" пленар утырышында катнаштылар.
Сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү максаты белән Татарстан һәм Хакасия территориясендә уртак бизнес-миссияләр уздыру турында Килешүгә ирешелде.
2016 елның 1 июлендә Тыва Республикасында визит барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Тыва Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ш.В. Кара-оол белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан һәм Тыва Республикалары арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.
Визит кысаларында Татарстан делегациясе “Азия Үзәге” скульптур комплексында, Туризм Йортында, Алдан-Маадыр исемендәге Милли музейда, Тыва Республикасы сәнгать осталары концертында булдылар.
Яклар сәүдә-икътисадый, мәдәни – туристик һәм мәгариф элемтәләрне үстерүдә кызыксыну белдерделәр. Һәрбер өлкәдә эшче төркем булдыру турында килешенде.
Булып узган сөйләшүләр барышында регионнарның инфраструктур үсеше өлешендә тәҗрибә уртаклашу сораулары да каралды. Сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү максаты белән уртак бизнес-миссияләр оештыру һәм уздыру турында килешенде.
Казан һәм Кызыл шәһәрләре арасында турыдан-туры авиаюллар булдыру буенча уртак эш мөмкинлеге карала.
Мәглүмат өчен:
Татарстанның Хакасия Республикасы белән регионара товар әйләнеше 2014 елда 106,9 млн сум тәшкил иткән. 2014 елда Татарстанның Тыва РЕспубликасы белән регионара товар әйләнеше 6,5 млн сум тәшкил иткән.