Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе белән очрашу

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашуында катнашты. Очрашу Казан Кремленең Губернаторлар Сараенда узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Индонезия бүген Көньяк Азиянең икътисадый яктан интенсив үсеп килүче илләренең берсе. Без тотрыклы һәм озын вакытлы Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында Индонезия белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Индонезия – дөньяда күпсанлы мөселман халкы булган ил. Бердәм дин, тарих һәм гореф-гадәтләр безгә бер-беребезне яхшырак аңларга, бизнес алып барырга ярдәм итә, диде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, бүген Россия Ислам дөньясы илләре белән актив хезмәттәшлек итә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына күзәтүче ил буларак керә.

«Россияда “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау Төркеме оештырылды, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Миңа бу төркемне җитәкләргә куштылар. Төркемнең беренче утырышы 2015 елда булды. Төркем составында Индонезия вәкилләре дә бар».

Рөстәм Миңнеханов Индонезиядә 2013 елда булган. Ул вакытта илнең җитәкчеләре, бизнес вәкилләре белән очрашулар оештырылган, Татарстан-Индонезия эшлекле форумы булып узган. Безнең нефть чыгаруда, нефть химиясендә, машина төзелешендә, автокомпонентлар җитештерүдә, медицинада, агросәнәгать комплексында, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итәр өчен җитди потенциалыбыз бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов Илчегә мөрәҗәгать итеп, кызганыч без барлык мөмкинлекләрне дә тулысынча кулланмыйбыз. Моннан тыш, мәдәният, фәнни-техник, мәгариф һәм тикшеренү өлкәләрендә дә хезмәттәшлекне үстерү мөһим, дип ышана Татарстан Республикасы Президенты. Без Индонезия партнерларыбыз белән озак вакытлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез, дип белдерде ул. 

Үз чиратында, Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди визитны оештырган өчен рәхмәтен белдерде һәм Татарстан – Россиядә Илче буларак  килеп йөри торган төбәкләрнең өстенлеклеләреннән берсе, диде ул. Чыннан да, Индонезия күпсанлы мөселманнар иле, диде Илче әфәнде. Казан безгә бик кызыклы, чөнки уртак нокталар күп. Индонезия прогнозлар буенча дөньяда икътисад буенча 16 нчы, тик 2030 елга без 5 нче эре икътисад булабыз, хәтта икътисад кризисы вакытында да икътисад үсеше 5% дәрәҗәсендә кала, диде Мөхәммәд Вахид Суприяди. Россия һәм аның регионнары белән мөнәсәбәтләргә килгәндә хезмәттәшлекне үстерүдә җитди кызыксыну бар, диде Илче. Мин Индонезия бизнесының Россия базары белән кызыксынуын күрәм, диде ул.  

Мөхәммәд Вахид Суприяди Татарстан Республикасын 2016 елның 21-22 августында Мәскәүдә Илчелек җитәкчелегендә узачак фестивальдә катнашырга чакырды. Фестиваль кысаларында бизнес-форум узачак, Индонезия артистлары чыгыш ясаячак, милли ашлар тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Илче хәбәр иткәнчә, Индонезиядә 2016  елның 13-14 октябрендә эре сәүдә ярминкәсе узачак, ул Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләрен анда катнашырга чакырды. Мөхәммәд Вахид Суприяди сүзләренчә, 2017 елда Казанда Индонезия Көннәре оештыру һәм үткәрү планлаштырыла.  

Мөхәммәд Вахид Суприяди Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында Татарстанда (К(И)ФУ) белем алучы Индонезия студентлары (алар барлыгы 20 кеше) белән очрашуы турында сөйләде һәм Көньяк Азия илләре студентларының Татарстан югары уку йортларында белем алырга теләкләре зурлыгын әйтте. Алга таба, Мөхәммәд Вахид Суприяди Казанны Индонезиянең Аче шәһәре (Суматраның төньяк өлешендә урнашкан) белән тугандаш шәһәр итү турында тәкъдим ясады.

Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдим өчен рәхмәтен белдерде. Ул форум һәм күргәзмәләрдә катнашу сорауларын өйрәнү, Индонезиянең Аче шәһәре белән тугандаш шәһәр итү сорауларын карар өчен эш төркеме төзергә тәкъдим итте. Президент Рөстәм Миңнеханов шулай ук, Татарстан 2016 елның 21-22 августында Мәскәүдә узачак Индонезия фестивалендә катнашачагын хәбәр итте.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

Очрашу турында видеорепортаж ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/1video.htm/video/1480207.htm   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International