2016 елның 6 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен Татарстанда оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы хәбәр итүенчә, 2016 елның 10-12 август көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә 8 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе (АКТО-2016) һәм халыкара катнашуда "Россия авиакосмик тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җиһазлары" Бөтенроссия фәнни‐гамәли конференциясе уздырылачак.
Чараны оештыручылар – “Ростех” дәүләт корпорациясе, ТР Министрлар Кабинеты, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың авиатөзелеш предприятиеләре, А.Н.Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ, “Казан ярминкәсе” ААҖ.
“Быел чаралар күренекле тарихка- кешенең космоска беренче очышының 55 еллыгына багышланган. Күргәзмәне һәм конференцияне үткәрүнең максаты - авиация техникасын җитештерү белән мәшгуль предприятие һәм оешмаларның фәнни, техник һәм технологик потенциалын үстерү, предприятиеләр һәм фәнни оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне үстерү, инновацион эшчәнлекне активлаштыру”-дип билгеләп үтте Алберт Кәримов.
Авиация тармагы предприятиеләре күргәзмәдә заманча технологияләрен, материалларын һәм җиһазларын түбәндәге бүлекләрдә тәкъдим итәчәкләр: самолетлар төзелеше, вертолетлар төзелеше, пилотсыз очкыч аппаратлар, авиация двигателе төзелеше, борт җиһазлары, авиация материаллары һәм эретмәләре, авиация детальләре өчен җиһазлар җитештерү, очу аппаратларына техник хезмәт күрсәтү һәм модернизацияләү, тренажерлар һәм имитаторлар, авиацияда мәгълүмати технологияләр һ. б.
"АКТО-2016" күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында ТР машина төзелеше предприятиеләренең Координация советын үткәрү планлаштырыла, шулай ук, "Күргәзмәнең иң яхшы продукты" бәйгесе узачак, экспертлар һәм авиация тармагының әйдәп баручы белгечләренең бизнес-очрашулары һәм башка чаралар үтәчәк.
Мәгълүмат “Татар-информ” МА сайтында бастырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/07/07/511299/