2016 елның 7 июлендә Беларусь Республикасына эш визиты кысаларында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы һәм Татарстан предприятиеләренең нефть химиясе продукциясе һәм чимал белән тәэмин итүдә хезмәттәшлекне үстерү буенча Беларусь-Татарстан эшче төркеменең IV-нче утырышында катнашты.
Ике яклы эшче төркем утырышы ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм "Белнефтехим" концерны Рәисе Игорь Ляшенко рәислегендә үткәрелде.
Утырышта Татарстан Республикасы тарафыннан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республикабызның нефтехимия комплексының әйдәп баручы предприятиеләренең кайберләре: “Түбән Кама нефтехим” ГАҖ, “Татбелнефтепродукт”, “Тасма” фәнни-җитештерү предприятиесе ҖЧҖ, “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно”; Беларусь Республикасы ягыннан - “Белнефтехим” концерны җитәкчелеге вәкилләре һәм эре сәнәгать предприятиеләре: “Нафтан” ААҖ, “Белшина” ААҖ, “Гродноазот” ААҖ, “Беларусь металлургия заводы” ААҖ һәм башкалар катнашты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь коллегаларына Татарстан делегациясенең эш сәфәрен оештырулары, Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында ике яклы тыгыз элемтәләрне ныгытуга омтылулары өчен рәхмәтен белдерде.
Алберт Кәримов Республиканың Беларусь партнерлары белән хезмәттәшлек регуляр рәвештә үсә, дип билгеләде. Әйтик, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Беларусь белән Татарстан тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн. АКШ доллары тәшкил итте, шуларның Беларуська экспорт җибәрү-676млн.АКШ доллары, Татарстанга импорт -201,4 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре булып машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машина төзелеше һәм махсус техника җитештерү, нефтегазохимия, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җибәрү кала.
Ул хәбәр иткәнчә, кооперация кысаларында "Татнефть" ААҖ шина комплексы һәм Беларусь предприятиеләре арасында металлокорд һәм борт тимерчыбыгы, текстиль кордын ташу гамәлгә ашырыла. 2015 елда 14 мең тонна металлокорд һәм борт тимерчыбыгы, якынча 7 млн. погонлы метр озынлыктагы капрон корд тукымасы җибәрелгән.
"Татнефть" ГАҖ актив рәвештә Беларусь Республикасының нефть эшкәртү компанияләре белән хезмәттәшлек итә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча 1млн 300 мең тонна нефть җибәрелгән, шуларның 25 мең тоннасы Беларусь Республикасының нефть эшкәртү заводларында даваль схемасы буенча эшкәртелгән. "Татнефть" ГАҖ Беларусь базарына пропан фракциясе һәм газлы бензин сата. ТР әйдәп баручы нефтегазохимия комплексы компаниясе Беларусь халкы өчен нефтепродукт сатылу базарын өйрәнә. Хәзерге вакытта Беларусьта "Татнефть" ГАҖ тарафыннан 17 АЗС төзелгән һәм эксплуатациягә кертелгән.
Беларусь компанияләрен, бигрәк тә, “Түбәк Кама нефтехим” ГАҖ һәм “Казаноргсинтез” ГАҖ җитештерүче татарстан полимерлары кызыксындыра, диде Алберт Кәримов. Аның фикеренчә, бу хакта агымдагы елның 5 июлендә Минск шәһәрендә булып узган Беларусь-Татарстан полимер Форумы сөйли. Форум “Белнефтехим” концерны һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бергә оештырылган иде. Әлеге форум барышында 42 беларусь предприятиесе-пластмасс эшкәртүчеләр татарстан полимер һәм композицион чималының бәясе һәм сату шартлары белән таныштылар.
Татарстан делегациясе Беларусь Республикасына визиты кысаларында "Мозыр НПЗ" ААҖ, "Нафтан" ААҖ, "Беларусь металлургия заводы" ААҖ, "Мозыр машина төзелеше заводы" ААҖ, "Белшина" ААҖ, "Полоцк-Стекловолокно" ААҖ, «Минск автомобиль заводы» ААҖ булдылар.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе агымдагы елның 8 июлендә Беларусь Республикасына эш сәфәре кысаларында пластмасс һәм машина төзелеше өлкәсендәге кайбер беларусь предприятиеләрендә булды: «Борисов пластмасс әйберләре заводы» ААҖ, "Борисов полимер савыт заводы "Полимиз" ААҖ, «Борисов автотранспорт электр җиһазлары заводы» ААҖ. Ул предприятие чыгара торган продукция һәм җитештерү белән танышты, предприятие җитәкчелеге белән сөйләшүләр барышында ике яклы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре каралды.
ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм "Белнефтехим" концерны Рәисе Игорь Ляшенко нефть химиясе продукциясе һәм чимал белән тәэмин итүдә хезмәттәшлекне үстерү буенча Беларусь-Татарстан эшче төркеменең IV-нче утырышы Беркетмәсенә имза аттылар.
ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, “Татарстан делегациясенең Беларусь Республикасына булып узган визиты һәм ике яклы эшче төркемнең утырышын үткәрү Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекне киләчәктә үстерүдә җитди импульс бирәчәк”.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган http://www.tatar-inform.ru/news/2016/07/08/511587/