2016 елның 10 июлендә ралли-рейд Яр Чаллы аша узды. “КАМАЗ-мастер” командасының туган ягы-Автоградта “Ефәк юл” караванын меңләгән җанатарлар каршы алды. Алда “Ефәк юл” экипажларын Казахстан буйлап сәяхәт көтә.
Искә төшерик, “Ефәк юл” Халыкара раллисы 2016 елның 8 июлендә Мәскәүдән Кызыл мәйданнан кузгалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы Халыкара ралли ачылыш тантанасының мактаулы кунакларының берсе булды.
Агымдагы елның 9 июлендә “Казан-Arena” стадионы һәм “Казан” гаилә Үзәге арасындагы территориядә –Казансу елгасы яры буенда комлы мәйданда ярышлар булып узды.
Мәгълүмат өчен:
“Ефәк юл-2016” раллисы Россия, Казахстан, Кытай территорияләрендә узачак һәм 24 июльдә Пекинның Тяньаньмэнь үзәк мәйданында тәмамланачак.
Раллида катнашучыларга 10 меңнән артык километр юлны үтеп өч илнең 15 шәһәрен узу зарур.
Җиңү өчен 110 внедорожник һәм 27 йөк автомобиле ярышачак.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте һәм КАМАЗ ГАҖ материаллары файдаланылды)