Бүген 19 июль Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко белән очрашты. Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР беренче вице-премьеры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Полтавченко Санкт-Петербург һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан делегацияләре Санкт-Петербургта еш булалар. Әйтик, июнь аенда Татарстан Республикасы вәкилләре Петербург халыкара икътисадый форумында катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстанда охшаш чара шулай ук үткәрелә –ислам дөньясы инвесторлары белән эшкә юнәлдерелгән “Россия-“KAZANSUMMIT” ислам дөньясы” Халыкара форумы.
Бүген 19 июль Татарстан Республикасына эш сәфәре белән Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко килде.
«Казан» халыкара аэропортында губернатор Георгий Полтавченконы һәм Санкт-Петербург делегациясе әгъзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Казанда визит вакытында Санкт-Петербург делегациясе Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург хезмәттәшлеге буенча регионара форумында катнашачак (форум «Корстон» Кунакханә Сәүдә Күңел ачу Комплексында узачак), эшлекле элемтәләр биржасы оештырылачак.
2016 елның 17 июле – Металлург Көне. Татарстанның металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – сәүдә хезмәткәре Көне белән тәбрик итәм!
Безнең республикада эре һәм урта предприятиеләрдә гамәлдә булган металлургия җитештерүе сәнәгатьнең төрле тармакларын үстерүгә хезмәт итеп, ягулык-энергетика комплексы, автомобиль төзелеше, машина төзелеше, суднолар төзелеше, транспорт эшен тәэмин итә, дип билгеләп үтә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән металлургия тармагы предприятиеләре җитештерү куәтләрен һәм чыгарыла торган продукциянең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны тормышка ашыралар һәм республиканың, шул исәптән илнең икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертәләр.
Татарстанда сәнәгать җитештерү индексы 6 ай нәтиҗәләре буенча узган елның шул ук периоды дәрәҗәсендә 103,2 процент тәшкил итте. Бу хакта бүген 2016 елның 15 июлендә “Татар-информ” МА биргән интервьюсында ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов хәбәр итте.
Агентство әңгәмәдәше сөйләвенчә, билгеле бер үсеш энергетика, нефть табу, эшкәртү тармакларында, җитештерү һәм электр энергиясен, газ һәм суны бүлү тармакларында күзәтелә.
“Нефть табу дүрт процентка үскән. Эшкәртү тармагында үсеш 2,2 процент тәшкил итә. Электр энергиясе җитештерү һәм бүлү шактый арткан – 6 проценттан артык. Яхшы үсеш темпларын җиңел сәнәгать, күннән әйберләр җитештерү күрсәтте. Әгәр күләмле күрсәткечләр турында әйтсәк, лидер булып нефть, газ, химия комплексы кала бара, бүгенге көндә сәнәгый җитештерүенең гомуми күләме 60 проценттан артып китә", – диде вице-премьер.
2016 елның 15 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Казанкомпрессормаш" ААҖ хезмәт коллективын завод оешуга 65 ел тулу уңае белән котлады.
Оешманың юбилеена багышланган тантаналы чараларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе, “Казанкомпрессормаш” Россия һәм БДБ илләрендә сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен компрессор җиһазлар җитештерүчеләрнең әйдәп баручы заводларыннан берсе, дип билгеләде.
"Хәзерге вакытта "Казанкомпрессормаш" ААҖ җитештерүне модернизацияли, төп капиталга инвестицияләр күләмен арттыра, сәнәгый җитештерү күләме үсешен тәэмин итә, яңа проектларны тормышка ашыра, экспорт продукциясенең күләмен арттыра бара. Предприятие илнең эре нефть һәм газ табучы предприятиеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә", - дип өстәде ул.
2016 елның 15 июлендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы 2016 ел "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының нәтиҗәләрен ясадылар.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендәге оештыру комитеты үткәргән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс лауреатлары, 1 һәм 2 дәрәҗәдәге дипломантлар исемен бирү карары кабул ителде.
2016 ел "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсының лауреатлары 83 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү булды, 142 - I дәрәҗәдәге дипломант, 166 - II дәрәҗәдәге дипломант булдылар. Бәйге лауреатлары "Россиянең иң яхшы 100 товары" Программасының федераль этабына тәкъдим ителәчәкләр.
2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “РОСНАНО” АҖ һәм “Advenira Enterprises” компаниясе (АКШ) вәкилләре белән очрашты.
“Advenira Enterprises” проект компаниясенә Кремний долинасында 2010 елда Россия белгечләре группасы тарафыннан нигез салынган, ул “РОСНАНО” АҖ төп урнаштыру төрләренең тулы хокуклы патент тотучы портфель компаниясе булып тора.
“Advenira Enterprises” компаниясе растворлардан юка пленкалы нанокомпозит катламнар җәю өчен технологияләргә ия.
2016 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Татарстан Республикасында балалар техник иҗатын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгыйн, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, "Аҗаган", Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә балаларның техник иҗатын үстерү мәсьәләләре каралды, Казанда “Аҗаган” балалар фәнни-күңел ачу үзәге булдыру буенча "Аҗаган" тәҗрибәсе тыңланылды, икътисадның төрле өлкәләре өчен һәнәрләр пропагандалау балалар үзәге булдыру сораулары каралды.
2016 елның 13 июлендә Татарстанның Бөгелмә муниципаль районы Карабаш бистәсендә Татарстан Республикасының традицион Нефть саммиты узды.
Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия табигать байлыклары һәм экология министры урынбасары – Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль Агентлык җитәкчесе Евгений Киселев, Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Республиканың нефтегазохимия комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика район администрацияләре башлыклары катнашты.
Татарстан саммиты традиция буенча югары эффектлы технологияләр кертү өлешендә тәҗрибә уртаклашу һәм республикада киләчәктә нефть табуның үсеш перспективаларын, тармакның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйдан булып чыгыш ясый.
2016 елның 12 июлендә ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы “Россиядә сәнәгый интернет үсеше” темасына Координация советы утырышында “Пилотсыз транспорт чаралары "Индустрия 4.0" элементы буларак” исемле доклад белән чыгыш ясады. Утырышны Россия сәнәгать һәм сәүдә Министры Денис Мантуров үткәрде.
Үз чыгышында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры билгеләп үткәнчә, "Индустриясе 4.0.” – бу интеллектуаль заводлар булдыруга күчү (Smart Factory), җитештерү системасы компонентларын интернет белән актив кулланучыларга әйләндерү. "Акыллы фабрикаларда" машиналар үзләренең тирә-ягын аңлаячаклар һәм үзара бердәм челтәр протоколы аша аралаша алачаклар тәэмин итүчеләр һәм кулланучыларның логистика һәм бизнес-системаларын аңлаячаклар. Мондый система кеше катнашыннан башка җитештерү процессы белән мөстәкыйль идарә итәргә сәләтле".