Екатеринбургта уза торган "Иннопром-2016" Халыкара сәнәгать күргәзмәсе эшендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнаша.
Искә төшерик, 2016 елның 11-14 июль көннәрендә Екатеринбургта Россиянең иң зур күргәзмәләренең берсе “Иннопром-2016” уза. “Иннопром-2016” эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия регионнары башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия һәм чит илләрнең эшлекле һәм фәнни даирәләре вәкилләре катнаша.
Төп чаралар арасында - "Яңа сәнәгать революциясенең сәнәгать челтәре баш драйверы буларак" пленар сессиясе, РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы сәнәгать буенча Координация советы утырышы, тематик “түгәрәк өстәлләр”, Россия-Һиндстан эшлекле форумы һ. б.
2016 елның 12 июлендә ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Индустрия 4.0 элементы буларак пилотсыз транспорт чаралары” доклады белән “Россияда сәнәгать интернеты үсеше” темасына узачак сәнәгать буенча Координация советы утырышында чыгыш ясаячак. Координация советы Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә узачак.
ТР Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе һәм Татарстан делегациясе вәкилләре “Иннопром-2016” күргәзмәсе эшлекле программасының төрле чараларында катнашачаклар, алар арасында адреслы очрашулар, тематик “түгәрәк өстәлләр”, “Киләчәк энергиясе” Астана “ЭКСПО-2017” Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә презентациясе бар.