2016 елның 7 июлендә Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов автокомпонентлар җитештерүче «Федерал-Могул» ҖЧҖ производствосында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "Моношәһәрләр үсеше фонды" коммерцияле булмаган оешма генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, ТР Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфыйгыйн һәм башкалар озата йөрде.
Пешкәкләр һәм пешкәк гильзалар, цилиндр боҗралар җитештерүче предприятие 2008 елда эшли башлаган. Ул вакытта Казанда Федерал-Могул Корпорациясе (АКШ) һәм "КАМАЗ" ГАҖ арасында Яр Чаллыда уртак предприятие оештыру турында рәсми документ имзаланган иде. Бер елдан соң ук КАМАЗга яңа заводта ясалган пешкәкләрнең беренче партиясе килгән, ә 2012 елга автоконцерн өчен пешкәк боҗралар һәм цилиндр гильзаларының 100% "Федерал-Могул" егәрлегендә җитештерелгән.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче рәсми затлар җитештерү биналарын карадылар. Аерым әйтсәк, алар метал кою участогын һәм механик эшкәртү линиясен, термоэшкәртү участогын, продукцияне җыю һәм йомгаклау тикшерү бүлеген карадылар.
Federal Mogul Powertrain Vostok GmbH җитәкчелеге мәгълүматларына караганда бүген предприятиенең гомуми мәйданы 8 мең квадрат метр тәшкил итә. Барлыгы 230 хезмәткәр эшли. 2015 елда продукция сатудан кергән табыш 1 млрд. 118 млн. сум булган.
ТР Президентына, шулай ук, КАМАЗ автомобильләре өчен цилиндр гильзалары эшләнмәләрен җитештерү буенча метал кою производствосының яңа проектын тәкъдим иттеләр. Аны быел эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проект куәте - елына 450 мең кою тәшкил итә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, инвестицияләрнең гомуми күләме 430 млн. сумга кадәр җитә. Кою производствосын урнаштыру өчен 1700 кв м мәйданлы өстәмә корпус төзү каралган. Компания вәкилләре сүзләренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру 40тан артык кешене эш белән тәэмин итәчәк.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)