25 декабрьдә Зеленодольск районының Кече Ключи авылында республика догазификация программасы кысаларында «Хан утары» коттедж поселогына газ бирү тантанасы булды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Корстон» күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе - 2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин,ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә республикада электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча Штаб утырышы узды.
Аларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында тәкъдир иттеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган чарада республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.
Яңа олефин комплексы (ЭП-600) – Татарстан нефть-газ химиясенең хәзерге тарихында яңа куәтләр булдыру буенча иң эре проект һәм бөтен ил масштабында тармак өчен төп проектларның берсе. Аңа инвестицияләр 200 млрд.сумга якын тәшкил иткән. Җитештерү инде эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли, аңа чимал бирелгән һәм беренче продукцияне алу көтелә.
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетик көне белән чын күңелдән котлыйм.
Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
19 декабрь Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында Түбән Камада Түбән Кама ҖЭҮ энергия җайланмасын һәм ТАНЕКОда метилдиэтаноламинны регенерацияләү җайланмасын эшләтеп җибәрделәр. МДЭА – күкерт табу чылбырында кирәкле 40 процентлы эремә.
Ведомствоара эшче төркем утырышында республиканың профсоюзлар федерациясе, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре, машина төзелеше комплексы, химия, энергетика тармаклары, сәүдә һәм башкалар вәкилләре катнашты.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Үзбәкстан Республикасына килде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.