Татарстан делегациясе Бохарада сәнәгать паркы төзелешенең барышы белән танышты

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Үзбәкстан Республикасына килде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.

17 декабрьдә кунаклар «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәнәгать паркын төзегәндә Үзбәкстан коллегаларына консультацияләр бирә.

Бүген Бохарада булачак сәнәгать паркы территориясендә гомуми мәйданы 93 мең кв.м булган ике җитештерү корпусы төзелә. Файдалануга тапшыруның планлы срогы – 2025 елның 2 кварталы. Киләсе елда сәнәгать паркы территориясендә полимер торбалар һәм ПЭТ-сүс җитештерүне җәелдерү планлаштырыла.

Бохара өлкәсе хәкимы Батыр Зарипов белән очрашуда Татарстан Рәисе дустанә Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында регионнар арасында үзара партнерлыкны ныгыту мөмкинлекләренә югары бәя бирде.

Яклар шулай ук сәнәгать паркын үстерү мәсьәләләре, шул исәптән булачак резидентлар өчен белгечләр әзерләү турында да фикер алыштылар.

Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International