Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Безнең республикада экспорт 20% ка арткан һәм бу Татарстан товарларының иң яхшысы һәм без конкурентлыкка сәләтле икәнебезне күрсәтә. Минем сезгә шуны әйтәсем килә: чит ил товарлары алдында безнең өстенлекләр күпкә күбрәк! Һәм Татарстан Россиянең иң яхшы товарлары конкурсында юкка гына лидер түгел, – диде Олег Коробченко. – Сез көчлерәк, яхшырак һәм баерак булсын өчен без сезгә ярдәм итәргә әзер!».
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне югары бүләкләр белән бүләкләде.
«Сыйфат лидеры» призы «ТАНЕКО» АҖ тапшырылды.
«Татарстанның сыйфат лидеры» призына лаек булдылар:
Ул шулай ук Татарстан компанияләренә «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә дә бүләкләр тапшырды: