Татарстанда иң яхшы предприятие җитәкчеләрен бүләкләделәр

2024 елның 25 декабре, чәршәмбе

«Корстон» күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе - 2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин,ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Быел конкурс комиссиясе 102 рекомендация алды. Конкурс турындагы нигезләмә шартларын һәм тапшырылган материалларның тулылыгын исәпкә алып, 2024 елда үз коллективлары белән югары күрсәткечләр тәэмин иткән 89 предприятие һәм оешма җитәкчесе номинант булды.

«Югары конкурентлык сәләте өчен» номинациясендә бүләкләнүчеләр:

  • «Татнефть» төркеменең «Ваклап сату-сату челтәре» бизнес-юнәлеше җитәкчесе Владимир Григорьев;
  • «Кориб» Сәүдә йорты ҖЧҖ директоры Андрей Кожевников;
  • «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов.

«Инвестиция активлыгы өчен» номинациясендә:

  • «Тулпар Интерьеры Инжиниринг Дизайн» ҖЧҖ генераль директоры Александр Калачев;
  • «Казан вертолет заводы» АҖ генераль директоры Николай Яковлев.

«Югары технологияле һәм фән сыйдырышлы производстволарны үстергән өчен, инновация эшчәнлегендәге казанышлары өчен» номинациясендә:

  • «ФЕРРИ ВАТТ» ҖЧҖ генераль директоры Ярослав Желонкин;
  • «Казан компрессор машиналары төзү заводы» АҖ идарәче директоры Илнур Сәгъдиев;
  • «ДжиДиСи Сервисез» ҖЧҖ (АйСиЭл компанияләр төркеме) генераль директоры Руслан Вәгыйзов.

«Югары социаль җаваплылык өчен» номинациясендә:

  • «Далини» сәүдә йорты ҖЧҖ генераль директоры Руслан Нигъмәтулин;
  • В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең «Татнефть-Кайгырту» структур бүлекчәсе җитәкчесе Наталия Овечкина;
  • «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин.

«Кадрлар потенциалын актив үстергән өчен» номинациясендә:

  • «ВАХИТОВО» ҖЧҖ генераль директоры Нәфыйк Хөсәенов;
  • «ТатАИСЭнерго» ҖЧҖ директоры Ришат Мирсияпов;
  • В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖнең персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков.

«Кече-урта бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен» номинациясендә:

  • «ТАТЛИФТ» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллина.

«Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен» номинациясендә:

  • «КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыятенең Цифрлы трансформация үзәге директоры Эльдар Шәвәлиев;
  • В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ генераль директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары Евгений Звездин;
  • «ТаграС-ТрансСервис» ҖЧҖ директоры Владимир Чернышов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International