Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү министрлыгы һәм Тамбов өлкәсе предприятиеләре җитәкчеләре белән онлайн-очрашу узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Бакуга килде. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Предприятие югары тыгызлыктагы полиэтилен (В реакторы) җитештерү буенча өч линиянең берсен модернизациясен төгәлләде, аның проект куәте 100 дән 220 мең тоннага кадәр арткан. Инвестицияләре 8 млрд сумнан артып киткән проект җитештерү куәтләрен арттыру һәм экологик нәтиҗәлелекне яхшырту буенча предприятие эшенең мөһим этабына әверелгән.
Мәскәүнең «Россия» милли үзәгендә 21 ноябрьдә «Яңа елгы Россия» бәйрәм программасы старт алды. Аның кысаларында «Россия» казанышлар күргәзмәсенә килүчеләр Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән таныша, халык һөнәрләренең һәм кәсепләренең уникаль эшләнмәләрен күрә һәм бөтен гаилә өчен мәдәни вакыйгаларда катнаша ала.
Ул 13 декабрьдә Мәскәү өлкәсендә, Красногорскида, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов рәислегендә узды.
Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның 55 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.
Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан сәнәгать кластерының тармак комитетлары җитәкчеләре белән утырыш узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко үткәрде.
500дән артык катнашучы – оборона-сәнәгать комплексының 55 предприятиесе, фәнни-тикшеренү буенча тугыз тармак һәм академик институты, ун югары уку йорты вәкилләре Казан Ратушасында «Махсус техник химиянең заманча проблемалары» X Бөтенроссия фәнни-техник конференциясендә һәм «XXI гасырның энергиясыешлы материаллары. Алу һәм куллану технологияләре»VIII Бөтенроссия фәнни мәктәбендә катнашу өчен җыелды. Чараны ачуда Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Төркия, Кытай, Венгрия, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстанның Казандагы генераль консуллары һәм Беларусь Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе белән очрашуда хәбәр итте.
Үзбәкстан илчелегендә уртак индустриаль парклар булдыру һәм үстерү буенча Россия-Үзбәкстан проектларын тәкъдир итү булды. Чарада Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Ходжаев Жамшид, Татарстан, федераль компанияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты. Модератор булып Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.