Татарстанда этилен җитештерү буенча яңа комплекс төзелеше төгәлләнде – аны җитештерү күләме ике тапкырга артачак!

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Яңа олефин комплексы (ЭП-600) – Татарстан нефть-газ химиясенең хәзерге тарихында яңа куәтләр булдыру буенча иң эре проект һәм бөтен ил масштабында тармак өчен төп проектларның берсе. Аңа инвестицияләр 200 млрд.сумга якын тәшкил иткән. Җитештерү инде эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эшли, аңа чимал бирелгән һәм беренче продукцияне алу көтелә.

Төзелеш тәмамлану Түбән Кама нефтехимның этилен һәм аның кушылмаларын җитештерү куәтен ике тапкыр арттырган. Шул ук вакытта Россия нефть химиясендә беренче тапкыр мондый масштабтагы проектта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре үз экспертизасы ярдәмендә башкарыла – җитештерүчеләрнең чит ил заводлары ярдәменнән башка.

Җайланма өчен чимал булып Татарстанның нефть эшкәртү тармагы предприятиеләре җитештерә торган турыдан-туры куыла торган бензин тора. Ел саен аны куллану күләме 1,8 млн.тоннадан артып китәчәк. ЭП-600 продукциясе «Нижнекамскнефтехим» һәм «Казаноргсинтез»ның гамәлдәге һәм перспективалы производстволарында кулланылачак, Идел нефть химиясе кластерының алга таба үсешен тәэмин итәчәк һәм югары өстәлгән бәяле әзер продукция чыгаруның яңа чылбырларын булдыруга этәргеч булачак.

Яңа этилен куәтенә белән бәйле рәвештә СИБУР импортны алмаштыруга юнәлдерелгән проектларның тулы бер комплексын тормышка ашыра, шул исәптән полистирол, АБС-пластиклары, ихтыяҗ булган заманча синтетик материаллар буенча да. Шулай ук ЭП-600 продукциясе нигезендә Россиядә беренче булып үзлекләре яхшыртылган полиэтиленның катлаулы маркаларын ясау өчен алыштыргысыз махсус компонент – гексен җитештереләч башлаячак. Аны җитештерү өчен ил өчен уникаль җайланма Түбән Камада компаниянең үз технологияләре базасында төзелә һәм 2025 елда эшли башлаячак.

СИБУР гамәлгә ашыра торган Татарстанда нефть-газ химиясен үстерү проектларының гомуми бәясе ярты триллион сумнан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International