Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Энергетик көне белән чын күңелдән котлыйм.
Энергетика тармагы төп тармак булып тора, ул республиканың электр һәм җылылык энергиясенә ихтыяҗын тәэмин итә. Ел саен яңа производстволар сафка кертелә, электр энергиясен куллану арта. Яңа проектларны гамәлгә ашырып, инновацион технологияләрне кертеп, Татарстан тармагының әйдәп баручы предприятиеләре – Татэнерго, Челтәр компаниясе, ТР энергосистемасының төбәк диспетчерлык идарәсе, ТГК-16, Түбән Кама ҖЭҮ, Татэнергосбыт һәм башкалар халык хуҗалыгының төп өлкәләрен үстерү өчен нигез булдыралар.
Энергетиканың уңышлы үсеше – Татарстанның чәчәк атуына, сәнәгать предприятиеләренең, социаль өлкә объектларының тотрыклы эшләвенә, шулай ук татарстанлыларның өйләрендә җылылык һәм уңайлылыкның гарантияле булуына нигез булып тора.
Республикада соңгы елларда 5 эре энергетика станциясе модернизацияләнде. Бу энергия системасының куәтен 1,7 гигаваттка арттырырга мөмкинлек бирде.
Ветераннарның Татарстан энергетикасын торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләрен дә бәяләп бетереп булмый. Бу нык кешеләр тармакны беренче бишьеллыкларның авыр елларында, сугышның авыр елларында, сугыштан соңгы катлаулы чорда аякка бастырдылар.
Сезне шушы искиткеч бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, эштә уңышлар һәм яңа казанышларга ирешү юлында бетмәс-төкәнмәс энергия телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры
Олег Коробченко