25 декабрьдә Зеленодольск районының Кече Ключи авылында республика догазификация программасы кысаларында «Хан утары» коттедж поселогына газ бирү тантанасы булды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Хәзерге вакытта Газпром трансгаз Казан яңа коттедж бистәсенә газ челтәрләрен китерү эшләрен төгәлләгән. 5,5 км төзелешенә 38 млн.сумга якын акча тотылган.
«Татарстан инде берничә дистә ел газлаштыру дәрәҗәсе буенча лидер. Бу күрсәткеч бездә 99% тан артып китә. Шул ук вакытта бездә шәһәрләр дә, авыллар да бертигез дәрәҗәдә газ белән тәэмин ителгән. Республикада ел саен уртача 19 меңгә якын фатир һәм йортларга газ кертелә, – диде министр. – «Хан утары» коттедж поселогында газүткәргеч кертү 1200гә якын торак йортны газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, бу бистәдә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртачак!»
Социаль газлаштыру программасы синергетик эффектка ия, дип өстик, үсеш алган газ инфраструктурасы сәнәгать өчен дә үсеш нокталары тудыра.