ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

Ростех дәүләт корпорациясенең POZIS (Россия Машина төзүчеләр берлегенә керә) яңа буын лазер белән эретеп ябыштыру аппаратын файдалануга тапшырды. Ул төгәл үлчәмле югары сыйфатлы металл конструкцияләр алырга һәм технологик яктан катлаулы продукция җитештерүне шактый оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.


20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Татарстан предприятиеләре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның биш елында дәүләт ярдәменең никадәр нәтиҗәле булуына инандылар. Бу турыда ММЧ вәкилләренә Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте.

20 июльдә Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы старт алды. Аның ике көнлек эшендә Россиянең 64 төбәгеннән 500дән артык эре һәм урта компания җитәкчесе катнашачак. Форум РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкли торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.


18
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бу хакта һәм Әзербәйҗан партнерлары белән бизнес алып бару үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан предприятиеләре өчен оештырылган очрашуда Россия Федерациясенең Әзербәйҗан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Руслан Мирсәяпов сөйләде.

«Татарстан Республикасында бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Елдан-ел Татарстан югары планка тота, илкүләм проект күрсәткечләре алдан үтәлә. Бүген илкүләм проектта Татарстанның 226 предприятиесе катнаша. Илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 4 меңнән артык хезмәткәре сакчыл технологияләрне куллану коралларына өйрәтелгән. Илкүләм проект кысаларында «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы үткәрелә, ул хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның актуаль мәсьәләләрен тикшерү өчен төп мәйданчык булып тора. Быел форумны Татарстан кабул итә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының йомгаклау рейтингында лидер булды. Чара 20-21 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Катнашу өчен 1500гә якын гариза бирелгән инде», – дип белдерде «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов.

А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында «Профессионаллар 2023» һөнәри осталык чемпионаты кысаларында сайлап алу ярышлары узган.

«ТЭМПО» төркеменә кергән «ТЭМПО-Метиз» компаниясе Чаллыда югары сыйфатлы саморезлар җитештерү буенча яңа цех ачты. Производствоны булдыруга инвестицияләр 300 млн сумнан артып китә, шуларның 137 млн сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) бирә.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Сакчыл технологияләр Россия машина төзелешендә хәлне ничек үзгәртә һәм яңа технологик үсеш әзерләү этабында тармакның алга таба үсешенә ничек итеп йогынты ясый ала? Бу сораулар 20 июль көнне Казанда узачак «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы  «Машина төзелеше: хәзергесе һәм киләчәге (https://forum-360.ru/ru/)» кысаларында профильле сессиягә җыелачак машина төзелеше тармагы лидерларының игътибарын җәлеп итәчәк. Катнашучылар арасында Россиянең әйдәп баручы автомобиль төзү компанияләре, шулай ук авыл хуҗалыгы, энергетика һәм башка сәнәгать җиһазлары җитештерүчеләр бар.

18 июльдә 11:00 сәгатьтә Россия Федерациясенең Әзербәйҗан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Мирсәяпов Руслан Заһит улы белән онлайн-очрашу була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International