Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Ведомствоара эшче төркем утырышында республиканың профсоюзлар федерациясе, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү предприятиеләре, машина төзелеше комплексы, химия, энергетика тармаклары, сәүдә һәм башкалар вәкилләре катнашты.

Производствода кабат бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан предприятиеләргә түбәндәгеләр буенча киңәшләр җиткерелде:

  • бәхетсезлек очрагына китергән сәбәпләргә һәм хәлләргә анализ ясау;
  • кабат имгәнү очракларын булдырмау чаралары планын эшләү һәм эзлекле үтәү;
  • хезмәткәрләрнең куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәве, шул исәптән югарыда эшләр башкарганда да, җитештерү контролен көчәйтү;
  • законнар таләпләре нигезендә технологик процессларны яңадан карау.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International