ТАНЕКОда ихтыяҗ булган нефть химиясе продукциясен алу өчен яңа җайланма эшләтеп җибәрделәр

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

19 декабрь Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, вице-премьер – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка мәртәбәле кунаклар  катнашында Түбән Камада Түбән Кама ҖЭҮ энергия җайланмасын һәм ТАНЕКОда метилдиэтаноламинны регенерацияләү җайланмасын эшләтеп җибәрделәр. МДЭА – күкерт табу чылбырында кирәкле 40 процентлы эремә.

Яңа регенерация узелының җитештерүчәнлеге туендырылган амин буенча елына 4,2 млн.тонна тәшкил итә, аннан елына 174 мең тоннага кадәр күкерт водороды бүленеп чыга, ул элементар күкерт җитештерүгә җибәрелә (елына 160 мең тоннага кадәр).

Проектны гамәлгә ашыру 2025 елда гидрокрекинг-2 файдалануга тапшыруга әзерләүнең мөһим этабына әверелде, ул ачык төстәге нефть продуктларының чыгуын, эшкәртү тирәнлеген 99,6% саклап, 85% тан 90% ка кадәр арттырачак. Яңа җайланма ТАНЕКОда МДЭА регенерациясе буенча икенче җайланма булачак һәм системаның гомуми куәтен 80% ка арттырачак.

Күкерт водородын чыгару күләмен арттырудан тыш, комплексның технологик процессларын юнәлтү исәбенә яңа җайланма планлы капиталь ремонт барышында да ТАНЕКОның өзлексез эшләвен тәэмин итәчәк.

«Барлык кыенлыкларга да карамастан, сез оптималь чишелешләр табасыз һәм үзебезнең җиһазларны һәм үзебезнең технологияләрне кулланасыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, ТАНЕКО хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. – Бу илебезнең нефть-газ секторы үсешенә зур өлеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International