2016 елның 8 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан пластиклары һәм компаундлары - автомобиль төзелешендә импортны алыштыру” темасына киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә Татарстан һәм Россия автомобиль төзелеше һәм нефть химиясенең әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар арасында "Форд Соллерс", "КАМАЗ", "Автоваз-Рено-Ниссан" ("АРИЗО"), "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Кварт" АҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Тахимпласт" ҖЧҖ һәм башкалар бар иде.
2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисы территориясендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчелеге вәкилләре берьюлы өч югары технологияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.
Беренче предприятие - Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерүче станция – үз продукциясе белән Казан һәм Татарстан предприятиеләрен тәэмин итәргә ниятли. Технополисның Франция резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөнья лидеры. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу предприятиеләрнең энергия чыгымнарын һәм зарарлы матдәләр күләмен киметергә ярдәм итәчәк.
2016 елның 8 сентябрендә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Composite Battle World Cup Kazan 2016” I Халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Композит материаллар өлкәсендә яшь белгечләрнең ярышлары беренче тапкыр узган ел Мәскәүдә “Open Innovation” форумы вакытында узган иде. Быел исә турнир дөнья мәйданына чыга һәм ул Казанда үткәрелә.
Чемпионат агымдагы елның 26 октябреннән 29 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүген Казанга утырышта катнашу өчен чемпионатны оештыру комитеты әгъзасы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының “Россия композитлары” үзәге директоры Владимир Нелюб килде.
2016 елның 8 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» Инженер үзәгенең яңа офис бинасын ачу тантанасы узды.
Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделгәниев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында куллану темасына ике түгәрәк өстәл булып узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты.
Беренче түгәрәк өстәлдә катнашучылар төзелеш өлкәсендә нефть-газ химиясе комплексы продукциясен эшләү һәм куллану буенча берничә проект карадылар.
2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Казанда старт алган Татарстан нефть, газ, химия форумының дәвамы буларак "Нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм эшләүдә инновацияләр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Аның модераторы буларак Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.
«Бу мәйданчык 1993 елдан бирле нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив диалог урынына әйләнеп бара. География сизелерлек киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләрдән 600 артык делегат теркәлде. Инанам ки: галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруда хезмәт итәр», - дип инануы белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 7 сентябрендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ –химия тармагында зур масштаблы вакыйгаларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары Гомәр Дүсембаев, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.
2016 елның 7-9 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак.
Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, ВЦ «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге.
Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2016 тантаналы ачылышында һәм эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
2016 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Көн тәртибе Фондның агымдагы эшчәнлегенә бәйле сораулардан торды.
2016 елда Россия канунында үзгәрешләр булу сәбәпле Фондның Уставында да структурага кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Быел Фонд ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә яңа вәкаләтләргә ия булды. ТР Инвестиция-венчур фонды Сәнәгать үсеше Фонды вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновация эшчәнлегенә ярдәм итү Фонды булып тора. Хәзерге вакытта Устав буенча Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты җитәкләгән Попечительләр советыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләгән югары коллегиаль орган - Күзәтү советыннан, Эксперт Советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора.