Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышы

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

2016 елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Көн тәртибе Фондның агымдагы эшчәнлегенә бәйле сораулардан торды.

2016 елда Россия канунында үзгәрешләр булу сәбәпле Фондның Уставында да структурага кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Быел Фонд ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә яңа вәкаләтләргә ия булды.  ТР Инвестиция-венчур фонды Сәнәгать үсеше Фонды вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, шулай ук фәнни, фәнни-техник, инновация эшчәнлегенә ярдәм итү Фонды булып тора. Хәзерге вакытта Устав буенча Фонд органнары структурасы Татарстан Республикасы Президенты җитәкләгән Попечительләр советыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләгән югары коллегиаль орган - Күзәтү советыннан, Эксперт Советы, Ревизия комиссиясе һәм башкарма органнардан тора.

Күзәтү советы әгъзалары Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды җитәкчелегенең Россия сәнәгате үсеше Фонды белән берлектә 2016 елның июненнән башлап тормышка ашырылучы үсеш проектлары «HYPERLINK "http://ivf.tatarstan.ru/rus/frp.htm" программасын  гамәлгә ашыру барышы турында мәглүмат тыңладылар.     

(Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Матбугат үзәге материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International